ru24.pro
World News
Февраль
2015

Новости за 23.02.2015

Күз яше булмый ул ирләрдә (бәйрәм уңаеннан)

«Авыл офыклары» 

  Бер бөртек күз яше- учымда,

Янармын чайпалтсам, тибрәтсәм .

Йөрәккә ул яшьне  салырмын,

Янмауын әгәр дә теләсәң?

Күз яше кибә ул ирләрдә,

Нигә дип әйтелгән, ни чара?

Еламый бары тик  беркайчан-

Тормыштан ваз кичкән ,бичара!

Җирләргә  елашып, тырмашып,

Елаган чаклар бит , аз түгел.

Елаган чакларны, дөньяга

Чыгару ирләргә хас түгел!

Әйе шул, еламый ир заты,

Яшьләрен йота ул йөрәккә. Читать дальше...

هشتاوهفتمین مراسم اهدای جوایز اسکار برگزار شد

Da.azadiradio.com 

هشتاوهفتمین مراسم اهدای جوایز اکادمی تصاویر متحرک، هنر و ساینس که به نام جوایز اسکار شناخته می شود، شام 22 فبروری در سالون دولبی تیاتر (Dolby Theatre) در شهر هالیوود کالیفورنیای امریکا برگزار شد....

Әлмәт юлында һәлакәт: 4 кешенең гомере өзелгән

«Заман сулышы» 

Бүген иртәнге якта Әлмәт – Сарман юлының 27 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина бәрелешендә 6 кеше зыян күргән, 4 кеше урында ук вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Үлүчеләр арасында 1998 елгы бала да бар.

Читать дальше...

Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

«Әлмәт таңнары» 

Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, сәламәтлек, уңышлар телибез!

Бу батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган. Бүген хәрбиләр генә түгел, ә Ватан төшенчәсенең асылын аңлаучы, аның алдында бурычын тоеп яшәүче һәр кеше бәйрәм итә.

Илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләр булганда илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр.

Атна буе җылы булачак

«Заман сулышы» 

Бу атна дәвамында диярлек Татарстанда  җылы һава торышы саклана. Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразларын җиткерде. Көндезләрен һава температурасы +3 градуска кадәр җитәчәк.

Читать дальше...

Безнең райондашыбызга медаль тапшырылды

«Авыл офыклары» 

21  февраль  конне  казанда  совет армиясе  хэм  хэрби дингез флоты  бэйрэме унаеннан  Безнен районан Яна арыш авылы егете   Хафизов Ильдуска  генарал майор   А..П. Молоствов   совет гаскэрлэренен  германиядэн чыгарылганына 20  тулганлыкка дигэн медаль тапшырды.

Читать дальше...

Зәйдән хәрби хезмәтне 172 егет үтә

«Зәй офыклары» 

Зәй хәрби комиссариаты мәгълүмате буенча бүгенге көндә районның 172 егете хәрби хезмәт үтә. Шуларның 98 е әле көзге чакырылышта армия сафларына басучылар. Баш хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов әйтүенчә, зәйлеләр Ватан алдындагы изге бурычларын намуслы үтиләр, командирларыннан рәхмәт хатлары килеп тору шул хакта сөйли. Гомумән алганда алар нигездә үзәк һәм көнбатыш хәрби округларында хезмәт итә.

"Зәй шикәре" заводында булган бәхетсезлек очрагы буенча кузгатылган эш судка җибәрелде

«Зәй офыклары» 

Зәй шәһәр прокуратурасы “Зәй шикәре” ААҖ тендә өч кеше үлеме белән бәйле бәхетсезлек очрагы буенча җинаять эшен шәһәр судына җибәрде. Билгеле булганча, 5 декабрьдә төнлә белән “Зәй шикәре” ААҖ ендә кайнар дефекат калдыгын агызу барышында өч хезмәткәр 100% күләмендә диярлек термик пешү җәрәхәте алып үлделәр. Бу хәл буенча тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Тикшерү барышын шәһәр прокуратурасы үз контроленә алды. Нәтиҗәдә хезмәтне саклау таләпләрен контрольдә тотарга җаваплы булган төп җитештерү... Читать дальше...

Балык бистәсе районы Корноухово авылында “Эх, Масленица” дип аталган бик матур чара үткәрелде

«Авыл офыклары» 

 Халык рәхәтләнеп ял итте

20 нче февраль көнне Корноухово авылы Мәдният йортында авыл халкы өчен “Эх, Масленица” дип аталган бик матур чара үткәрелде. Әлеге чараны бик җылы, бик эчтәлекле итеп Корноухово авылы китапханә мөдире Татьяна Угарова алып барды. Иң беренче ул тамашачыларны кыскача гына бәйрәмнең тарихы бедән таныштырды, бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәмгә әти-әниләр, әби-бабайлар, бала-чагалар җыелды. Бинага тәмле коймак исе таралды. Бәйрәмгә кунак булып әкият геройлары - Кар бабай... Читать дальше...

Зәйдә су асты ауы ярышлары оештырыла

«Зәй офыклары» 

Бүген Зәйдә Ватанны саклаучылар көненә багышлап традицион төстә оештырылучы су асты ауы ярышлары үтә.Анда Татарстанның бу төр аучылык буенча осталары һәм күрше өлкә, республикадан да килүчеләр бар. Егетләрнең билгеләнгән вакытта күпме балык тота алулары һәм ул балыкларның авырлыгы исәпкә алыначак.

Зәйдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар бара

«Зәй офыклары» 

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният идарәсе сәнгать коллективы бистә халкы өчен бәйрәм программасы әзерләде. Кичәнең кадерле кунаклары Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үтүче ир-егетләр булды. Бәйрәм котлавын “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле идарәсенә караган Мирный бүлеге сәркатибе Мария Гарәпшина җиткерде.