ru24.pro
World News
Февраль
2015

Экспертлар биатлончы Якимкинаның үлеменә китергән сәбәпләрне ачыклаган

0

21 февральдә Төмәндә узучы биатлон буенча Россия кубогы ярышларында Түбән Кама кызы, 21 яшьлек биатлончы Алина Якимкинаның гомере өзелде.

Экспертиза күрсәткәнчә, йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы кызның үлеменә китергән.

– Алинаны иртәгә җирләячәкләр. Бүген иртәнге 8 дә Төмәннән аның җәсәден туган ягына алып кайтып киттеләр, – дип белдергән Удмуртиянең физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча министры Игорь Краснов.