ru24.pro
World News
Февраль
2015

Новости за 26.02.2015

40 яше тулмаган хатын-кызларга тәмәке сатмаячаклар

«Авыл офыклары» 

Әлеге тыю баласы янында тәмәке сатып алырга теләгән өлкәнрәк хатын-кызларга да кагылырга мөмкин. КПРФ депутатлары шундый канун проекты әзерләгән.Беренче документта 40 яше тулмаган гүзәл затларга тәмәке сатуны тыю кирәклеге әйтелсә, икенче проектта янында баласы булган хатын-кызларны тәмәкедән мәхрүм итүнең яхшы тәрбия чарасы булачагы хакында ассызыклана.

Читать дальше...

2 – 8 мартка йолдызнамә

«Заман сулышы» 

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада энергиягез ташып тору сәбәпле, гел эшлисегез генә килер. Шулай да, артыгын кыландырып җибәрмәгез, сәламәтлегегезгә зыян итүегез ихтимал. Сөйгәнегезгә шатлык бүләк итәрсез. Аның теләкләрен чынга ашырырсыз.

Читать дальше...

Балыклы Чүкәйдә Әдәбият елына багышлап кичә узды (ФОТО)

«Авыл офыклары» 

 Китапсыз яшәү- сусыз чишмә

Балыклы Чүкәй китапханәсендә Әдәбият елына багышланган “Китапсыз яшәү- сусыз чишмә”дип исемләнгән конкурс-кичә уздырылды.

Анда Мәдәният йортында эшләп килүче “Асыляр” клубы әгъзалары ярыштылар.

Әдәбият тарихына, шигърияткә, язучыларның тормыш юлына кагылышлы бик күп сорауларга җавап табарга туры килде конкурсантларга...

Бу кичәдән тулырак язманы газетабызда укырсыз.

Фото redrs@mail.ru 

“Иң сөйкемле пар”ларны котладык

«Әлмәт таңнары» 

“Әлмәт таңнары” сайты оештырган “Иң сөйкемле пар” бәйгесенең җиңүчеләре Ләйсән һәм Дмитрий Долговларга бүләкләрен тапшырдык.  Алар  Әлмәтнең "Yoko"  ресторанына сертификатка ия булды.

Читать дальше...

Ремонт вакытында үз фатирында үлгән

«Әлмәт таңнары» 

32 яшьлек ир фатирында ремонт ясаганда үлә.

Бу хәл Чаллыда була. Полиция хезмәткәрләре шушы көннәрдә аның фатирына ватып керә. Анда йорт хуҗасының мәетенә тап булалар.

Ир үзенең фатирында ремонт башлаган булган. Бик күп буяган. Агулы матдәләргә агуланып ул җан бирә.

Балык бистәсе районы Яңа-Сала авылында 23 февраль бәйрәме уңаеннан кичә үткәрелде (ФОТО)

«Авыл офыклары» 

23 февральдә иксез—чиксез илебез Ватанны саклаучыларның барлык буыннары алдында баш иеп, халыкның яраткан бәйрәмнәреннән берсен билгеләп үтә. 

Читать дальше...

Котлыйбыз!

«Авыл офыклары» 

Күгәрчен авылында яшәүче Фәния Ильяз кызы ФАТЫЙХОВАның 1 нче март көнне 50 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

Котлыйбыз!

«Авыл офыклары» 

Юлсубино авылында яшәүче энебез Шамил Вәлиәхмәт улы ӘХМӘДИЕВның 2 март көнне 50 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

Котлыйбыз!

«Авыл офыклары» 

Балык бистәсендә яшәүче, кадерлебез Азат Габдулла улы ГАРИПОВның 3 мартта туган көне.

Читать дальше...

Зәйдә фермерлар киңәште

«Зәй офыклары» 

Зәйдә фермерларны җыеп, узган 2014 елга нәтиҗә ясадылар, 2015 елга бурычлар билгеләделәр. Районда барлыгы 105 крестян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар өлешенә җитештерелүче барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 7 проценты туры килә. Фермерларга 9 мең гектар мәйданда җир беркетелгән. Киңәшмәдә район җитәкчесе Разиф Кәримов, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгече Виталий Новичков, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, “Россельхозбанк» офисы управляющие Зәлия Тәхәүтдинова катнашты һәм чыгыш ясады. Читать дальше...

Җиңүчеләр арасында зәйлеләр дә бар

«Зәй офыклары» 

 Зәйдә Ватан сакчылары көне уңаеннан яшүсмерләр арасында ирекле  көрәш буенча «Зәй» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды. Анда Түбән Кама, Мендеелевск, Казан, Уфа, Зәй шәһәрләреннән 130 көрәшче катнашты. Җиңүчеләр арасында Зәйдән Илназ Латыйпов, Артур Маврин, Руслан Хөснуллин, Алмаз Дәүләтов, Артур Галимов һ.б.лар бар.

Зәйлеләргә стеналар да булышкандыр...

«Зәй офыклары» 

 Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәге хоккей кырында яшүсмерләр командалары арасында “Татнефть” кубогына хоккей ярышларының финал уены узды. Анда Зәйдән “Вектор Н” белән Алабугадан “Лесные пчелы” командалары көч сынашты. “Вектор Н” кунакларны 3:1 исәбе белән җиңде.

Зәй көрәшчеләре Теләчедән медальләр алып кайттылар

«Зәй офыклары» 

Теләчедә РФның атказанган тренерлары М. Сәхабетдинов һәм А. Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды. Анда Зәйдән Екатерина Бусова (тренеры Р. Р. Салихов) җиңүче булды. Радик Сәлахов (С. Х. Сәлахов) – көмеш, Булат Гадершин (И. Гадершин) бронза  медальгә  лаек булды.

Котлыйбыз!

«Авыл офыклары» 

3 мартта, Балык бистәсендә яшәүче, кадерлебез Азат Габдулла улы ГАРИПОВның күркәм юбилее.

Читать дальше...