Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
Күңел күтәренке бүген,
Нәрсәдә икән хикмәт
Ураза гаете бүген
Иман китмәгән димәк.
Яше-карты болыты белән
Мәчетләргә агыла
Кояш бүген иртә торган
Шуңа күзләр чагыла...
Сәдакалар өләшенгән,
Таратылган хәерләр
Тыелганыннан тыелып
Узсын иде гомерләр.
Һәрбер өйдә коймак пешкән,
Чакыра хәләл табын.
Бу бәйрәмдә табу мөмкин
Җаннарның тыныч чагын.
... Читать дальше...