ru24.pro
World News
Март
2015

Новости за 12.03.2015

Халәтем сулышын ишетәм

«Авыл офыклары» 

Халәтем  сулышын ишетәм

Бәхетле мин диеп яшәгән,

Гомергә бәхетсез парлар бар.

Бер үк су агымын кочса да,

Күрешмәс, кавышмас ярлар бар.

Бар җире җитешкән  кешенең,

Дөньядан ваз кичкән  чагы бар.

Көннәрнең  күз  чатнар  карасы,

Төннәрнең  искиткеч  агы  бар.

Балтасы суларга төшсә дә,

Башларын имәгән җаннар бар.

Киселгән телемнәр кипкәндә,

Өметне үтермәс фаллар бар.

Бар, дөньям түгәрәк... Читать дальше...

Бозау караучылар сыер савучыларны җиңде

«Заман сулышы» 

Ул көнне «Ленин» хуҗалыгының ферма территориясендә маллар авазына җыр-музыка, уен-көлке тавышлары да кушылды. Хуҗалыкның   профсоюз оешмасы һәм Федотовка авылы җирлеге хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм оештырды. Ферма ишегалдында сый-нигъмәт белән тулы өстәл әзерләнде, бер кырыйда ир-атлар шашлык кыздырды, самавыр кайнап торды. 

Читать дальше...

Ысланган скумбрия балыгы

«Заман сулышы» 

1–2 туңган скумбрия балыгы, суган кабыгы, 1 литр су, 3 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 100 мл сыек төтен (жидкий дым), буш пластик шешә кирәк. Беренче эш итеп балыкны эретеп чистартабыз, койрык, йөзгечен, башын кисәбез, юабыз. Суган кабыгына бер литр су салып, капкач каплап, 10 минут сүлпән утта кайнатабыз. Соңыннан суган кабыгын сыгабыз һәм ташлыйбыз. Су кайнап азайган булса, су өстибез. Шуңа тоз, шикәр комы кушабыз һәм суынгач сыек төтен өстибез. Шешәнең башын балык сыярлык итеп кисәбез дә балыкны һәм сыеклыкны салабыз. Читать дальше...

16 – 22 март 2015 елга йолдызнамә

«Заман сулышы» 

Кучкар (21.03-20.04)лар, алкоголь эчемлек  белән мавыкмасагыз яхшырак булыр. Тирә-яктагылар белән ызгыш-талаш булуы ихтимал. Бу атнада, бигрәк тә, сәламәтлегегезгә игътибар итегез. Ял көннәрегез юлда, яисә күңелле очрашулар белән үтәчәк. Юлда йөргәндә сак булыгыз, имгәнүегез бар.    

Читать дальше...

აჭრილი სიჭრელე

Radiotavisupleba.ge 

დიდი ხანია დროა, ვაღიაროთ, რომ ამჟამინდელი ხელისუფლების პოლიტიკური სიჭრელე „პლურალიზმს“ და „არაავტორიტარულობას“ კი არ ნიშნავს, არამედ ამორფულ და ამღვრეულ რეალობას, რომელშიც უძრაობა იკიდებს ფეხს. რეალურად ესაა ეკლექტიკა არსაით - პოლიტიკა ხედვის და ცხადი მიმართულების გარეშე.

Казанда республика судьяларының Х конференциясе узды

«Әлки хәбәрләре» 

 www.sodahead.com 

Казанда республика судьяларының Х конференциясе эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, аның урынбасарлары, судлар рәисләре катнашты. Безнең районнан конференциягә район суды рәисе Марс Гарифинов, мировой судья Гөлнара Галимова бардылар.

Конференциядә төп доклад белән Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясады. Ул 2014 елда судлар тарафыннан 800 меңнән артык эш каралуын әйтеп үтте. Бу санның шундый югары... Читать дальше...

Әлки районы тыл фидакарьләренә юбилей медальләре тапшырдылар. (ФОТО)

«Әлки хәбәрләре» 

Бәйрәм кичәсенә җыелган ханымнарның күбесе Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары иде.  Тантананы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ачып җибәрде. Ул җылы котлау сүзләре белән ветеран апаларга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Бәйрәм чарасында 34 ветераныбыз әлеге олы бүләккә ия булды.

Читать дальше...

Театрлар конкурка чыкты

«Зәй офыклары» 

 Кичә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда балалар-яшүсмерләр һәвәскәрләр театрлары һәм курчак театрларының «Иделкәем» республика смотр-конкурсының төбәк туры башланды. Аңа Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама үзешчәннәре килде. Зәй данын “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче “Марионеткалар” - курчак, Түбән Биш һәм Дүрт-Мунча һәвәскәр театр коллективлары яклый. Бу бәйге 14 мартка кадәр бара.

“Кызыл калфак”та – өстәмә төркем

«Зәй офыклары» 

Кичә Кызыл калфак балалар бакчасында 20 сабыйга исәпләнгән яңа төркем ачылды. Хәзер биредә 6 төркемдә 120 бала тәрбияләнәчәк. Бакчада төркем ачу эшләренә республика бюджетыннан  акча бүленеп, аны “Ремстрой” ҖЧШ сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Төркем якты, җылы, уңайлы: ул бакчаның беренче катында урнашкан. Аны ачу тантанасында район җитәкчесе Разиф Кәримов катнашып, бакча уенчыклар алу өчен сертификат тапшырды,  нәниләрнең, әти-әниләрнең сөенечен уртаклашты, бирегә йөреп, мәктәпкә ныклы әзерлек алуларын теләде. Читать дальше...

Ярминкә эшле итә

«Зәй офыклары» 

 Зәй мәшгульлек үзәгендә Кама Аланыннан “Термокам” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте вакансияләре ярминкәсе оештырды. Анда слесарь, слесарь-ремонтчы, көйләүче, фрезерчы, кыручы һөнәрләре тәкъдим ителде. Эш бирүчеләр ярминкәгә килгән эшсезләр белән әңгәмә үткәрде, эш шартлары турында сөйләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ярминкәгә 38 эшсез мөрәҗәгать итеп, шуның 8е әлеге һөнәрләр буенча эшкә юллама алды.

Әлмәттә 500 нче бала туган

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәт районында 500 нче бала дөньяга килгән.

Гәрәйшиннар гаиләсендә беренче булып туган сабыйга Ислам дип исем кушканнар. Әлмәт районы бала туу саны буенча Татарстанда алгы урыннарда бара. Быел да әлеге беренчелекне алырбыз, мөгаен.

Республика вәкилләре бүген эшмәкәрләр белән очраша

«Әлки хәбәрләре» 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча март аенда муниципаль районнарда республиканың Икътисад министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре,  Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашулар була.

Читать дальше...

E-Polska? Eee tam!

Do Rzeczy 

Tak jak większość Polaków obcuję z wieloma systemami informatycznymi. Za ich pośrednictwem od lat komunikuję się z prywatnymi bankami, prywatnymi firmami medycznymi, prywatnymi firmami ubezpieczeniowymi, sprawdzam stan mojego konta w prywatnym funduszu emerytalnym, rezerwuję bilety, zamawiam do domu najprzeróżniejsze towary i usługi, wymieniam się informacjami i opiniami z mnóstwem bliskich oraz znajomych. Owszem, czasami coś nie działa, coś się zawiesza, zacina, ale – choć z każdego z tych systemów korzystają setki tysięcy... Читать дальше...

Ympäristöystävällisin maatila jälleen haussa

Maaseudun Tulevaisuus 

Itämeren ympärysvaltioiden maatiloille suunnattu kilpailu ympäristöystävällisimmästä maatilasta on käynnistynyt. Kilpailu järjestetään kuudennen kerran.