ru24.pro
World News
Март
2015

Новости за 02.03.2015

Советтик Армиянын сырдуу саясатынын күбөсү

Azattyk.org 

Сыдык Эсенов 1980-жылдардын башында советтик армиянын атайын бөлүгүнүн курамында Сирия мамлекетинин аймагында жашыруун кызмат кылгандардын бири. Кетмен-Төбө өрөөнүндө туулуп-өскөн, советтик системанын көбүбүз билбеген саясатынын күбөсү болгон бул советтик аскер азыр Бишкек шаарында турат.

Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди чирмешәнле Рабига һәм Нургаян Гайсиннар

«Авыл офыклары» 

              Хәрәкәттә - бәрәкәт, ди алар

-Әйдә, җимеш, кил, утыр әле яныма. Матур күлмәгеңне киеп куй,-дип каршы алды Рабига апа тормыш иптәше Нургаян абыйны. Чирмешән авылында яшәүче Рабига белән Нургаян Гайсиннар илле ел бергә гомер итәләр. Олыгайган саен мәхәббәт чишмәләре саекмый, бер-берсенә булган ярату хисләре арта гына бара аларның. Биш бала үстергәннәр. Өзелеп сөярлек тугыз оныклары бар. “Киленнәрем кызларыма караганда да әйбәтрәк”,-ди Рабига апа. Үзе дә яшь киленнәр кебек биеп кенә тора әле. Читать дальше...

Чирмешән патшабикәсе Сәбилә:" Туган авылымнан да якын урын юк миңа"( фото)

«Авыл офыклары» 

Ул көндәгечә эш урынына иртәнге сәгать дүртне сукканда килеп җитте. Каравылчы белән күрешү, хәл-әхвәл сорашу алар өчен гадәти гамәл булып тора.Әнә. үзе дә көтеп торган диярсең,кул изәп каршыга ашыга. Каравылчының алҗыган күзләреннән тамган канәгать караш тәртипнең " биш" булуына ым иде." Сәбилә апа бер сыер кәефсезләнеп тора, тик җәт кенә бозауламас әле үзе",- диде егет. Алар әнә шулай " постларны" алыштылар. Инде ярты сәгатьтән Сәбилә тагын бер бозауның " кендек әбисе" булган иде.

Читать дальше...

УЙЛА ӘЙДӘ

«Авыл офыклары» 

Үткәннәргә сине кайтарам -

Ялгызың калыр өчен,
Онытырга безнең булган
Сихри мәхәббәт көчен.

Чагыштырыр идең шунда
Минсез, минле чагыңны.
Акылың: - Нигә сөйдең?, диеп
Тиргәр микән җаныңны?

Бәлкем әле телисеңдер
Яңадан яратырга?..
Уйла әйдә бар вакытың
Кирегә кайтартырга...


Роберт Шаймарданов.

02.03.15

Фото: http://partners.skidkaest.ru/offers/past/city/15/page/82

Вайнах цIерабахарх лаьцна филм интернет чохь ю хIинца

Radiomarsho.com 

Нохчийчоьнан Iедалша дихкина нохчий а, гIалгIай а шайн махкахь бохийна де дагалацар. Цундела гуттар мехала ю нохчийн кинорежиссёра Магомадов Руслана оцу бохамах лаьцна яьккхина кино. "Февраль" чохь гойтург баккъала шина вешина хилла хIума ду, цкъа а диц дан йиш йоцу. Хьахо деза хIара кино режиссеро Суьйлийн мехкан ЦIумада-кIоштахь яьккхина хилар.

Кошки авылында караклар почта бүлеге бинасыннан товарларны урлап чыкканнар

«Әлки хәбәрләре» 

27 февральдән 28 енә каршы төндә Кошки авылында караклар ишектәге йозакны ватып почта бүлеге бинасына кергәннәр һәм сатуга куелган товарларны урлап чыкканнар.

Читать дальше...

Ата-аналар кубогын» быел да «Дельфин» отты

«Авыл офыклары» 

Районыбызда күп төрле хоккей ярышлары үткәрелә.

Җанатарлар, яш хоккейчылар бигрәк тә “Ата-аналар кубогы” турнирын көтеп алалар. Бу традицион ярыш быел җиденче мәртәбә уздырылды. Аны оештыручы “Дельфин» спорт –сәламәтләндерү комплексы директоры Рәдис Имамов, төп спонсоры ООО “Круг” директоры Юрий Караганов. Быелгы турнирда 7 команда катнашты. Киеренке уеннар өч көн дәвамында барды.

“Дельфин” командасы менә җиде ел рәттән бу кубокны башкаларга бирми. “ДЮСШ” һәм “Шомбыт” командалары икенче- өченче урыннарны бүлештеләр. Читать дальше...

Карамалы авылында Фердинант Вахитов мулла итеп сайланган

«Әлки хәбәрләре» 

Карамалы авылында Фердинант  Вахитов мулла итеп сайланган.

Моңа кадәр мулла вазыйфаларын башкарган Наил Шакиров вафат булган иде. Мәчет картлары Наил аганың озак еллар дәвамында авылда мулла буларак башкарган игелекле эшләрен югары бәяләгәннәр, аның рухына дога кылганнар.

Котлыйбыз!

«Авыл офыклары» 

Күгәрчен авылында яшәүче Дильшат Мирза кызы ХӘСӘНОВАның 5 март көнне 80 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. (ФОТО)

«Әлки хәбәрләре» 

27 февраль көнне Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык  пункты ачылды. Ул шуның белән дә үзенчәлекле: быел республикада мондый ФАП ның беренче булып файдалануга тапшырылуы. Узган елның декабрь ахырында стеналары җыела башлаган бина шулай гаҗәеп тиз арада  төзелде.

Читать дальше...

Хөкүмәт торак бәяләрен арттырды

«Заман сулышы» 

Россия Хөкүмәте "Россия гаиләсе өчен торак" программасы буенча торакка бәяләрне арттырган. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде. Хәзер программа буенча алыначак фатирның һәр квадрат метрына 30 мең урынына 35 мең сум түләргә туры киләчәк.

Читать дальше...

Котлыйбыз!

«Авыл офыклары» 

Күгәрчен авылында яшәүче Дильшат Мирза кызы ХӘСӘНОВАның 5 март көнне 80 яшьлек юбилее.

Читать дальше...

Әлмәткә яңа җитәкче билгеләнде

«Заман сулышы» 

Әлмәт районының чираттан тыш сессиясе узды. Анда районның башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп Айрат Хәйруллинны билгеләделәр. Яңа җитәкче моңа кадәр Татарстан Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшләде.

Читать дальше...

Әлмәт мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре – төрмәдә

«Әлмәт таңнары» 

Мәшгульлек үзәгенең мобиль үзәге 8 нче төзәтү колониясендә булды.

Хезмәткәрләр иреккә чыгарга әзерләнүчеләрне хезмәт базарында ихтыяҗ булган белгечлекләр белән таныштырдылар. Һөнәри юнәлеш буенча 87 кеше мобиль үзәк хезмәтләреннән файдаланган. Әлеге төр категория кешеләр өчен ике предприятиедә эш урыннары калдыру аларны аеруча кызыксындырды.

Котлыйбыз!

«Авыл офыклары» 

Район мәгариф бүлеге һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары советы Гүзәл Агмал кызы Садретдинованы 55 яшьлек юбилее белән котлый.

Читать дальше...

Әнисен үтергәнче кыйнаган

«Әлмәт таңнары» 

Кичә 35 яшьлек ир-ат 55 яшьлек әнисенең гомерен өзә.

Казанда яшәүче полиция хезмәткәрләренә әнисе белән спиртлы эчемлекләр  эчеп утыруын, араларында бәхәс чыккач, аңа берничә тапкыр сугуын сөйли. Алган җәрәхәтләреннән ана шунда ук үлә.

Яңа Арыш авылы фермеры Рәмзил Әхмәтвәлиев киләчәк белән яши

«Авыл офыклары» 

Фермер үсә, киләчәк белән яши

Яңа Арыш авылы фермеры Рәмзил Әхмәтвәлиевның фермасында бүген 34 баш мөгезле эре терлеге бар, аның 20 сыерлар. 

Үз хуҗалыгыннан һәм күрше-тирә авыл кешеләреннән җыеп ул һәркөнне 4 тонна сөт сата. Фермер бу ел ахырынва сыерларның баш санын 40 ка җиткерергә планлаштыра.  Бу максаттан ул бер миллион сум кредит алган. Узган ел гына фермер ике сөт җыю машинасы кайтарган.

Фото редакция архивыннан.