ru24.pro
World News
Декабрь
2014

Новости за 25.12.2014

Әлки районында кибеттәге алкогольле эчемлекләр сатылмый, ә эчү кимеми

«Әлки хәбәрләре» 

"Табигать бушлыкка түзеп тормый", "Бер җирдә кимесә, икенче урында арта" кебек физика законнары көнкүрешебездә дә хакимлек итә  икән бит. Алкогольле эчемлекләрне реализацияләү һәм алар белән законсыз сәүдә итү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән район башкарма комитеты  утырышында катнашучылар, мөгаен шундый фикергә килгәннәрдер.

Читать дальше...

Зәйдә Яңа ел тамашалары – йорт ишегалларында

«Зәй офыклары» 

Зәйдә Яңа ел тамашалары  кичләрен йорт ишегалларында уза.  23 декабрьдә ул Җиңү проспектының, 1/06, кичә исә Төзүчеләр урамының 14нче йорты ишегалдында булды. Бүген шундый тамаша Жуков  урамының  5нче йорты ишегалдында үтә. Аны район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештыра.  Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары бистә халкын котлап, күңел ачу программасы белән чыгыш ясый.

Бу көннәрдә матбугатка язылуда тәмамланып килә

«Авыл офыклары» 

 Соңгы вакытларда укучыларыбызның бу юнәлештәге активлыгы куанычлы хәл, билгеле. Замана кыйммәтләнә дип зар-моң ишәйгән сәгатьләр кичерсәк тә, газетаның бер саны яздыручы өчен 8 сум чамасы булуын күзалласак, йодрык кысу бик үк урынлы түгелдер, җәмәгать! Йөз-меңнәрне сәгатьлек кәеф-сафаларга калдырган бервакытта, 444 сумны ярты ел газета алдыру өчен тоту, шәт, файдага гына булыр.

Балык бистәсе районында үзәкләштерелгән китапханәләр системасында бүген 420562 данә китап исәпләнә.

«Авыл офыклары» 

Бу елда гына бирегә Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән 18125 яңа китап кайтарылды. Аның 8756 сы татар, 9312 рус телендә. Хәтта, инглиз телендә кайткан 57 данә әдәби китаплар да бар. Ә районыбыз биләмәсендәге барысы 22500 китап укучыбыз ел дәвамында 504656 китап укыганнар. Нәтиҗә шул, китап укымыйлар дигән сүз хак түгел булып чыга.

Читать дальше...

Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туганда, түләүләр өчен субсидия раслады

«Зәй офыклары» 

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, өченче яки аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә ярдәм итүгә айлык акчалата түләүләр өчен, 2015 елда субсидия түләүләренә 13 млрд сум чамасы акча бүлеп бирүне раслады.

Читать дальше...

Лениногорск нефтьчеләре – дәүләт бүләкләре иясе

«Заман сулышы» 

“Лениногорскнефть” идарәсе хезмәткәрләре Россия дәүләт бүләкләренә лаек булды.  Казан Кремлендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында тантаналы рәвештә аларга дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. 

Читать дальше...

Яңа елга кая барырга?

«Заман сулышы» 

28-31 декабрьдә барлык авыл җирлекләрендә Яңа ел бал-маскарады 

29 декабрь, 14.00 сәгатьтә Боз сараенда район башлыгы Чыршысы 

31 декабрьдә, 18.00 сәгатьтә үзәк мәйданда җырчы Даниил Иванов һәм Мәдәният сарае үзешчәннәре катнашында “Яңа ел җитә!” концерты 

4 гыйнвар, 11.00 сәгатьтә үзәк мәйданда балалар өчен бәйрәм – “Исәнме, исәнме, Яңа ел!”

Акташта төбәкне өйрәнү музее булдырылган

«Әлмәт таңнары» 

Музей акташлы Николай Токаревның ишегалдында урнашкан.

Акташ авылы кешесе Николай Токарев гомере буена борынгы эш кораллары белән кызыксынган һәм кулына килеп эләкккән бер генә коралны да ташламыйча әтисе Егор өендә җыя барган. Пенсиягә чыгып, шәһәрдән авылга кайтып төпләнгәч, ул оныкларының кызыксынуын басар өчен гараж өстендәге чормада музей булдырган.Музейда эш коралларыннан тыш иске мебель, уенчыклар, фотоаппаратлар коллекциясе дә саклана.

Бәләкәй әлмәтлеләр музейга бушлай йөриячәк?

«Әлмәт таңнары» 

Киләсе елга балалар федераль буйсынудагы Россия музейларына бушлай йөри алачак. Бүген бу хакта Дәүләт Советы һәм РФ Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советының уртак утырышында Владимир Мединский хәбәр итте, дип белдерә "Интерфакс".

Читать дальше...

Балык бистәсенең "Форпост" үзәге җәмагать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең IX Слетында булып кайттылар

«Авыл офыклары» 

Күптән түгел Казан шәһәренең “Ак барс” яшьләр үзәгендә  “Форпост” жәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр берләшмәләренең IX Слеты булып узды. Ул, нигездә, 2014 ел йомгакларына багышланды.

Читать дальше...

Балык бистәсе районының мөселманнары мәүлид аена керделәр

«Авыл офыклары» 

23 декабрь сишәмбе көнне шәрык җәдвәле буенча Рабигүль әүвәл ае туды. Ислам дөньясында бу ай Мәүлид ае (Мәүлид ән-Нәби)–Пәйгамбәр туган ай буларак хөрмәтләп искә алына. Моннан 1444 ел элек (570 ел) шушы айның уникенче таңында Пәйгамбәр булачак Мөхәммәд (галәйһиссәлам) дөньяга килә.

Читать дальше...

Федотовка авылы Яңа елга әзерлек буенча беренче урында

«Заман сулышы» 

Федотовкалылар бүген әкияти дөньяда яшәп ята. 

Шушы көннәрдә авыл җирлекләренең Яңа елга бизәлешен карап йөргән комиссия членнары моны үз күзләре белән күреп кайтты. 

– Федотовкалылар бу эшкә иҗади якын килгән һәм эстетик якка зур игътибар биргән,– ди карап йөрүчеләр. 

Әлеге авыл җирлеге беренче урынга лаек, дип табылган. Шушы көннәрдә шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасында Федотовка авыл җирлеге башлыгына диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 

– Бер кич күмәк хуҗалык... Читать дальше...

Яңа елдан соң бензин бәясе арта

«Заман сулышы» 

Россия нефть компанияләре 2015 елның 1 гыйнварыннан бензин бәясен күтәрү мәсьәләсен карый. Бәя күтәрелү азлап сатуга кагылачак. Димәк, кабат гади халыкның кесәсенә суга дигән сүз. Моннан тыш бишенче экологик класслы ("Евро-5") бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар да арта.

Читать дальше...

Әлки районда Яңа ел бәйрәмен көткән көннәрдә тагын бер конкурс игълан ителә

«Әлки хәбәрләре» 

Яңа ел бәйрәмен көткән көннәрдә тагын бер конкурс игълан ителә.

Махсус төзелгән комиссия шәхси йортлар каршына бизәп куелган чыршыларны, кардан әвәләгән сыннарны, капка-коймалары, болдырлары  бизәлгән өйләрне карап йөриячәк һәм аларның бизәлешенә бәя бирәчәк. Конкурста җиңү яулаган хуҗаларны 1 гыйнварга каршы төндә районның Төп чыршысы янында үтәчәк бәйрәмдә бүләкләр көтә.

Лениногорскида төп чыршы ачылды

«Заман сулышы» 

Хәзер шәһәрнең «Юбилейный» паркындагы чыршы төрле утлар белән яна. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәрлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.  Әлеге чыршыны бизәргә ярдәм иткән предприятие һәм оешма җитәкчеләре билгеләп үтелде. 

Читать дальше...

Белеп тору зыян итми

«Зәй офыклары» 

Сакланган, димәк, якланган, дип юкка әйтми халык. Иминлегебезне иң элек үзебез кайгыртырга, һәр нәрсәгә игътибарлы булырга тиешбез. Әгәр дә сез террорчылык характерындагы шикле гамәлләргә юлыксагыз, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы  буенча идарәсенә 8(843) 231-45-55 яки 231-45-45 телефоннары аша шалтыратыгыз.   

Читать дальше...