ru24.pro
World News
Декабрь
2014

Новости за 07.12.2014

Полиция хезмәткәре машина урлаган

«Әлмәт таңнары» 

Әмма полицейский урланган машина белән ерак китә алмый. 

Кибет янында калдырылган Volvoны куып алып киткән Казан оперуполномоченные 20 метр китү белән канауга барып төшә һәм машинаны ташлап калдыра. Аның кемлеген бик тиз ачыклыйлар. 52 яшьлек полиция урынбасары автомобиль хуҗасына машина куып алып китү турында ялган күрсәтмә бирергә куша. Зыян күрүче моның өчен полицейскилардан 86 мең сум акча ала. Әмма без капчыкны тишеп чыга һәм хәзер полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә “Вечерняя Казань”. Читать дальше...

Янгын тагын бер гомерне өзгән

«Әлмәт таңнары» 

Янгын сүндерүчеләр хуҗабикәне коткара алмыйлар. 

Алар ярдәмгә килгәндә Казанның Школьная урамындагы йортны ялкын әйләндереп алган була. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәч кенә йортка керә ала һәм анда ишек янында өлкән яшьтәге хатын-кыз гәүдәсенә тап булалар. Күрәсең, ул янган йорттан чыгарга теләгән, әмма төтенне күп сулап аңын югалткан, дип хәбәр итә “Эфир-24”. Күршеләре әйтүенчә, йортны бурыч булу сәбәпле, күптәннән газдан өзгәннәр. Хуҗабикәнең бүлмәсен мич белән җылытуы да ихтимал. Читать дальше...