ru24.pro
World News
Март
2015

“Ак барс” банкының Зәйдәге бүлегеннән зур суммада акча урлау буенча тикшерү эше бара

0

Зәй шәһәр прокуратурасы “Ак барс” банкының Түбән Кама филиалы 1нче Зәй өстәмә бүлеге кассирының 17 миллион 944 мең сум акча урлауда шикләнелүе турында хәбәр итә. 1959 елгы ханымның  10-19 март аралыгында әлеге суммадагы акчаны урлавы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге тикшерү комитеты җинаять эше кузгатылган. Хәзер әлеге эш буенча тикшерү бара.