ru24.pro
World News
Март
2015

Күгәрчендә Ельцин призына көрәшкән кебек көч сынаштылар( фотолар )

0

Күгәрчен мәктәбендә спортка игътибар зур, төрле  чаралар һәрдаим үткәрелеп тора. Бигрәк тә ,  Марат Хөснетдинов физкультура дәресләрен укыта башлагач, бу эш тагын да җанланыбрак китте. Укучыларыбыз район һәм республика  ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны яулыйлар.

Шушы көннәрдә авылдаш егетебез, Күгәрчен мәктәбен тәмамлаган- Мансур  Һашимов призына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Бу чараны укучылар түземсезләнеп көтеп алдылар. Уеннар 3 төрле категория уенчылар арасында үткәрелде.

Җиңүчеләргә  шушы чараны үткәрергә матди ярдәм итүче  Мансур Һашимов  Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

Т.Закирова,

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы