ru24.pro
World News
Март
2015

Әлкилеләр быелгы чаңгы сезоны белән хушлашты. (ФОТО)

0
Көне дә искиткеч матур иде. Күпләр бу көнне «Яшь имәннәр» балалар савыктыру лагере янында оештырылган чаңгы шуу мөмкинлегеннән файдаланып, саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр. Бирегә барлык авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән, оешма-учреждениеләрдән килгәннәр иде. Чаңгы эзләре шактый шома. Байтак кеше ике километрлы чаңгы юлыннан шуып килделәр. Шулай ук өч һәм биш километрлы дистанцияне сайлаучылар да булды. Ә инде урман һавасын сулап шуып кайткан чаңгычыларны кайнар чәй, пәрәмәчләр көтә иде. Язгы кояш нурлары астында рәхәтләнеп шуып хушлашты чаңгы сезоны белән спорт сөючеләр.