ru24.pro
World News
Март
2015

Әнисен пычак белән куркытып, акчасын талап алган

0

86 яшьлек әнисеннән акча талаган 56 яшьлек ир-атны полиция тоткарлаган, дип хәбәр итә "Әлмәт таннары" сайты.


 Эчәргә яратучы ир-ат тагын спиртлы эчемлекләр алырга дип әнисеннән акча сораган. Әнисе аңа акча бирүдән баш тарткач, ул аның муенына пычак тери һәм үтерү белән яный. Кирәкле акчасын алган ир-ат фатирдан чыгып китә. Ана тиз генә полициягә шалтырата. Түбән Каманың патруль-пост службасы хезмәткәрләре ике сәгатьтән соң аны  тоткарлый. Ул элек тә законсыз наркотик матдәләр алганы һәм саклаганы өчен җинаять җаваплылыгына тартылган була.