ru24.pro
World News
Март
2015

Ничек яшисең, ветеран?

0

Әлмәт ветераннар советы  Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек  барышын тикшерә. Әлеге максаттан һәм тәҗрибә уртаклашуны күз уңында тотып, совет куст киңәшмәләренә старт бирде.  

Шуларның берсе  Новоникольск, Зәй-Чишмә, Ямаши авылларын берләштергән Рус Акташы “куст”ында үтте. Очрашу вакытында ветеран хәрәкәте лидерлары урта мәктәптә, туган якны өйрәнү музеенда, гыйбадәтханәдә һәм изге чишмәдә булды.

Киңәшмәнең пленар утырышында сүз авылларның социаль-икътисадый хәле,  нефтьчеләрнең һәм муниципалитетның ярдәме, ирек даулап шәһит киткән сугышчылар истәлегенә  һәйкәлләрне торгызу, тимурчылар хәрәкәте, шулай ук өлкәннәргә медицина ярдәме турында барды.