Әлмәт җирлегендә быел 8 мәктәпкә капиталь төзекләндерү уздырыла
Мәктәпләргә капиталь төзекләндерү программасы буенча быел Әлмәттәге 5 һәм авыллардагы 3 мәктәп яңартылачак.
4,16,17 мәктәп, 5 һәм 1 лицей, Новотроицкий, Кузай, Ерсубай гомумбелем бирү учреждениеләрен төзекләндерүгә 75 млн сумнан артыграк акча бүленә. “Современные строительные системы”, “Стройкомплект”, “Имидж-строй”, “Капремстрой”, “Стройсервис” кебек подрядчы оешмалар эшкә гыйнвар аенда ук керешкән.
