ru24.pro
World News
Февраль
2015

Лениногорскида 9 гаиләгә “Ана капиталы” тапшырылды

0

Лениногорскиның ЗАГСында 9 гаиләгә  “Ана капиталы” сертификатын район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова һәм Лениногорск районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы Наил Шәйхетдинов тапшырды.  


Әти-әниләрне, шулай ук ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигаләмова, шәһәрнең “Камский банк” өстәмә офисы начальнигы Ольга Захарова котлады һәм җылы теләкләрен җиткерде. Ә “Сәрвиназ” вокаль ансамбль төркеме барлык килгән әти-әниләргә җыр-моң бүләк итте. 
 
 http://len-journal.ru/