ru24.pro
World News
Февраль
2015

Чигү чигәм ефәк тасма белән

0

Зәйнең үзәк китапханәсе каршында "Вдохновение" клубы эшли. Аның белән Людмила Крылова җитәкчелек итә. Клубның чираттагы утырышы "Ефәк тасма белән чигү чигәм" темасына багышланды. Клуб әгъзаларына мастер-классны Р. Солтанова үткәрде. Кайчандыр бик популяр булган кул хезмәте шактый вакыт онытылып торды. Һәм халкыбыз менә аны янә яңартып килә. Мондый эшләр рухи чыганак буларак кыйммәтле. Чигү, бәйләү - хатын-кызлар башкара торган бик нечкә һәм зәвыклы хезмәт. Аның кабат модага керүе, күпләрдә кызыксыну уятуы сөенечле.