ru24.pro
World News
Февраль
2015

Сугышлы авылы мәктәбендә “Парклар маршы–2015”кә әзерләнәләр

0

Лениногорск районы Сугышлы авылы мәктәбендә “Парклар маршы-2015”  акциясе башлану белән бәйле һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Степной” заказнигы директоры Фәрит Динмөхәммәтов белән очрашу узды, – дип хәбәр итә Сугышлы мәктәбе сайты. 


Фәрит Динмөхәммәтов “Парклар маршы–2014” акциясенә йомгак ясады һәм “Степной” заказнигы II урын алуы турында әйтте. Яшь экологларга табигатьне саклау акциясенә багышланган китаплар тапшырды.