ru24.pro
World News
Февраль
2015

Зәй районында кан әйләнеше системасы авырулары буенча хәл кискен тора

0
Зәй үзәк дәваханәсе статистикасы буенча, районда үлемгә китергән авыруларның иң күбе кан әйләнеше системасы белән бәйле. Узган ел үлгән 765 кешенең 37% ы кан әйләнеше системасы авыруларыннан интеккән булган. 2013 елда да бу төр авырулардан үлүчеләр 30,7% тәшкил иткән. Шуңа да агымдагы елда Зәй табиблары йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауга аеруча җитди игътибар бирү мөһимлеген алгы планга куя. Авыруларны иртә стадиядә ачыклап, югары технологияле дәвалау үзәкләренә җибәрү нәтиҗәле дип исәпләнә.