ru24.pro
World News
Декабрь
2014

Бүген Президент Әлмәтнең өч авыл җирлеген автомобиль белән бүләкләде

0

Бүген башкалабызда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә 100 “Шевроле Нива” автомобиле ачкычлары тапшырылды.  

Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. Әлеге бүләккә Кичү, Кәләй, Югары Мактама авыл җирлекләре лаек булды. 2011 елдан старт алган смотр-бәйге барышында муниципаль берәмлекләргә барлыгы 1018 автомобиль тапшырылган.  Быел бәйгегә 201 заявка бирелгән булган. Агымдагы елда җиңүчеләрне билгеләгәндә беренче тапкыр үзсалым кысаларында бер кешегә җыелган акча күләме дә исәпкә алынган.