ru24.pro
Intertat.ru
Май
2024

«Сулый иде әле. Коткара алмадылар»: аерылган ире яшь хатынны урам уртасында чәнчегән

0
«Сулый иде әле. Коткара алмадылар»: аерылган ире яшь хатынны урам уртасында чәнчегән

Бүген Екатеринбургның Җиңү урамында көндезге сәгать12 тирәсендә бер ир-ат үтеп баручылар күз алдында хатын-кызны чәнчеп үтергән. Анна исемле яшь хатын-кыз табиблар килгәнче вафат булган.

«Минем янга полициядә эшләүче хатын-кыз йөгереп керде. Жгут сорады, аны [корбанны] коткарырга тырыштылар. Мин күргәндә кыз әле сулый иде кебек. Ашыгыч ярдәм соң килде, коткара алмадылар», – дип сөйләгән фаҗига булган урыннан ерак түгел урнашкан кием кибет сатучысы.

Үлгән хатын-кыз Сбербанкта эшләгән, үтерүчесе аны эше янында көтеп торган. Җинаять күзәтү камераларына эләккән.

Аннаны элеккеге ире үтергән, дип шикләнәләр. Ул полициягә үзе килгән. Сергей элеккеге хатынының башка ир табуын күтәрә алмаган. 30 яшьлек Аннаның 12 ел бергә яшәгән Сергейдан 9 яшьлек кызы калган.

Пар күптән аерылышкан. Кыз бала әнисе белән яшәгән. Аерылган ире гел Аннаны эзәрлекләгән, банкка эшенә килеп, гаугалар оештыра торган була. Бергә яшәгәндә дә гел кыйнап торган, ә былтыр борынын сындырган.

Аннаның күптән түгел генә башка ир белән мөнәсәбәтләр башлануын белгәч, ир бөтенләй бәйдән ычкына. Ул аны эш урынында каравыллап торап, үтеп баручыларның күз алдында күкрәгенә өч тапкыр пычак кадый. Кыз, шаһитлар кулында, кан югалтудан үлгән.

Үтерелгән Анна Екатеринбургта матурлык конкурсында катнашкан, ул җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат, һөнәре буенча ул технолог-эксперт була. Анна, кайчандыр, кызын лаеклы итеп тәрбияләүне тормышының максаты дигән булган.