ru24.pro
Intertat.ru
Май
2024

Тагын бер җырчы хастаханәдә: «Мондый авырту үз гомеремдә булганы юк иде»

0
Тагын бер җырчы хастаханәдә: «Мондый авырту үз гомеремдә булганы юк иде»

Уфада яшәп иҗат итүче җырчы Марат Шәйбәков хастаханәгә эләккән. Артист палатадан сторислар урнаштырып, үзенең хәле һәм табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килүенең сәбәбен сөйләде.

«Менә, дуслар, хастаханәгә килеп эләккәнне сизми дә калдым. Ашказаны асты бизе белән. Мондый авырту үз гомеремдә булганы юк иде. Түзәрлек түгел, гомумән.

Сакланырга кирәк. Сәламәтлек булса, барысы да әйбәт була, дуслар. Үзегезне саклагыз», – дигән җырчы.