ru24.pro
Intertat.ru
Май
2024

Лилия Хәмитова һәм Руслан Трапезников патриотик җыр яздырган – «Исеңдә калдыр»

0
Лилия Хәмитова һәм Руслан Трапезников патриотик җыр яздырган – «Исеңдә калдыр»

Лилия Хәмитова белән Руслан Трапезников чираттагы җырларын яздырган. Бу – әлеге дуэтның өченче җыры икән.

«Исеңдә калдыр!» җырының сүзләрен һәм көен Руслан Трапезников үзе язган. Җыр сугышка сөйгән ярны озату һәм Җиңү белән көтеп алу турында.

«Яу кырында шәмнәр сүнми,

Хәтеремдә йөртәм сине.

Син үзең дә, җаным,

Уйла мине, онытма!

Көн димим, төн дә димим,

Уйларымда син генә.

Сагынам, онытмам,

Кем соң мин синсез?

Онытмам, кем соң мин синсез?

Исеңдә калдыр мине,

Бүгенгедәй истә калдыр.

Җиңү белән кайтырмын мин...»