ru24.pro
Intertat.ru
Май
2024

Җәвит Шакировның улы авариягә эләккән, аны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар

0
Җәвит Шакировның улы авариягә эләккән, аны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар

Җырчы Искан – Искәндәр Шакиров юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә үзе сөйләгән, дип яза «Tatnews tatar» телеграм-каналы.

Авария 11 майда иртәнге сәгать 5тә Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре арасындагы трассада була. Артистның машинасы 3 машинаны эләктергән һәм ягулык салу станциясенең реклама щитына бәрелгән. Искан һәм аның дусты Римма авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә китерелгән. Аларга операциялар ясаганнар, берничә тәүлек реанимациядә үткәргәннәр. Хәзер алар даими дәвалау палаталарында тернәкләнә икән.