ru24.pro
Intertat.ru
Май
2024

Ринат Рахматуллинның Салават белән төшкән фотосы кайберәүләрнең күңеленә тигән

0
Ринат Рахматуллинның Салават белән төшкән фотосы кайберәүләрнең күңеленә тигән

Җырчы Ринат Рахматуллин ниндидер чарада Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән очрашып, фотога төшкән. Әлеге фотоны «Ике легенда күрештек» дигән исем астында социаль челтәрләрендә калдырган.

«Интертат» сайты да социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә ике җырчының фотосына репост ясаган иде. Ул пост халык фикерен бик күп җыйды. Безнең укучыларыбыз фотода бер генә легенда күрә һәм бу хакта ачыктан-ачык яза:

«Әйе, берсе – легенда»;

«Ринат нинди легенда булсын инде ул? Уф... Язып та карыйлар»;

«Интертат», уян! Рахматуллин нинди легенда булсын! Алайга калса, безнең әтәч тә йолдыз!»; «Салават – легенда, Ринат якын да килмәгән, фотода гына тора»;

«Ринат нинди легенда? Әкият! Ярар инде Салават янында төшәргә рөхсәт биргән» – дип язалар безнең Телеграм-каналда.

Россиядә тыелган социаль челтәр сәхифәсендәге комментарийлар тагын да «усалрак».

«Үзе үзен «легенда» дип атаган кешене күргән юк иде әле»;

«Бездә бер генә легенда бар – Таһир Якупов. Аның янында болар чүп-чар»;

«Легенда Салаватыбыз гына. Кырыендагысы – авызын тыя алмаган бәхетсез»;

«Вот это да! Масаюы чиктән ашкан»;

«Икенче легенданы эзләп табарга кирәкме әллә бу фотода?»;

«Үзен легенда дип атыймы? Кызганыч хәл. Хәер, андыйларга көн килде шул»;

«Рульгә эчеп утырган кеше – җинаятьче, легенда түгел», – дип яза халык.

Сирәк кенә булса да: «Икесе дә легенда. Молодцы, сау-сәламәт булыгыз», – кебек эчтәлектәге комментарийлар да бар.