ru24.pro
Intertat.ru
Май
2024

Җәвит Шакиров улы эләккән җитди авария турында: «Үзе гаепле түгел»

0
Җәвит Шакиров улы эләккән җитди авария турында: «Үзе гаепле түгел»

Җәвит Шакировның улы Искәндәрнең (җырчы Искан) юл-транспорт һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр иткән идек.

  • Җәвит Шакировның улы авариягә эләккән, аны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар

«Артистның машинасы 3 машинаны эләктергән һәм ягулык салу станциясенең реклама щитына бәрелгән. Искәндәр һәм аның дусты Римма авыр хәлдә Алабуга хастаханәсенә китерелгән. Аларга операция ясаганнар, берничә тәүлек реанимациядә үткәргәннәр. Хәзер алар даими дәвалау палаталарында тернәкләнә», – дигән хәбәр чыккан иде. Җәвит абый Шакиров белән элемтәгә кереп, әлеге хәлнең дөресме-түгелме икәнен сораштык.

Җәвит абый, социаль челтәрләрдә улыгызның юл-транспорт һәләкәтенә эләгүе турында хәбәр таралды. Бу – дөрес сүзләрме?

Әйе, таксист йоклап китү сәбәпле, шундый начарлык эшләп алды. Хәзер барысы да яхшы.

Хәзерге вакытта үзенең хәле ничек?

Хәле яхшы. Барысы да тәртиптә, Аллаһка шөкер. Хәзер инде алып кайталар.

Машинада үзе генә булмаган, диләр?

Әйе, үзе генә түгел, бер дустының кызы белән иде. Хәзер иң мөһиме – терелергә. Сәламәтләнергә тиеш инде, Алла боерса.

Авария кайсы җирдә булган?

Бу – Яр Чаллыны чыккан җирдә.

Юл-транспорт һәлакәте таксист аркасында килеп чыккан, дисез инде?

Әйе, таксист йоклап китү сәбәпле. Үзе гаепле түгел.

Җәвит Шакиров беренче ярдәм күрсәтүләре өчен Алабуга хастаханәсе хезмәткәрләренә һәм Яр Чаллы хастаханәсенә зур рәхмәтләрен җиткерде. «Барлык мөмкинчелекләрен кулланып, иң югары дәрәҗәдәге ярдәм күрсәттеләр», – диде ул «Интертат»ка.