ru24.pro
Intertat.ru
Май
2024

Тукай районы егете комбайн астында калып үлгән:«Улым янында үземә урын алырмын дип торам»

0
Тукай районы егете комбайн астында калып үлгән:«Улым янында үземә урын алырмын дип торам»

«Иртән догалар укып озатып калган идем», – дип өзгәләнә әни кеше. Тукай районының Теләнче-Тамак авылында гомер иткән Рамил Фәррахов 22 апрельдә эшкә чыгып китә һәм... әйләнеп кайтмый. 40 яшен тутырырга өлгермәгән ир-атның гомере комбайн тәгәрмәчләре астында өзелә. 3 бала әтисез кала. «Интертат» аның якыннары белән сөйләште.

Рамил Фәррахов авыл хуҗалыгы техникасының моторларын ремонтлаучы булып эшләгән. Техниканы ремонтларга командировкаларга да бара торган булган. Ни кызганыч, Самара өлкәсенә соңгы командировкасы фаҗига белән тәмамлана.

Исегездә булса, күптән түгел генә Әлмәт районы басуында 19 яшьлек егетнең гомере өзелде. Ул хәбәрдән соң Рамил Фәрраховның туганнары «Интертат» журналистына чыгып, үз гаиләләрендәге кайгы турында сөйләде.

  • Кырда чәчү чәчкәндә гомере өзелгән 19 яшьлек ятим егетнең әбисе: «Ул – төп терәгебез иде»

Мәрхүмнең бертуган абыйсы Рәдис абый Чаллыда яши. Ул энесенең (алар «апаем» дип сөйләшә), төпчек бала буларак, туган йортта калган булуын әйтте. 2 ел элек Рәдис әфәнде йөрәгенә авыр операция кичергән. «Миннән бернинди файда юк. Әти-әнине кем карар», – дип борчыла ул.

«Үземне битәрлим»

Анда ниләр булганын үзебез дә белеп бетермибез. Ул моторчы булып эшләде, күп еллар комбайн моторларын ремонтлады. Энем Чаллыда эшләде. Элегрәк эштән командировкаларга ешрак йөрде, соңгы арада алай йөрми башлады, техника паркында гына ремонтлады.

21 апрельдә ял көнне эштән җитәкчесе язган. Двигатель дөрес эшләми, шуны барып карарга кирәк, дигән. Анда гаеп югары басымлы ягулык насосында (русча аббревиатура – ТНВД), дип җавап язган булган энем. Ә аның өчен башка кеше җаваплы. Мин энемнең «ватсабын» укыдым. Шулай да дүшәмбе көнне Самарага аны җибәргәннәр.

Энем комбайн астына килеп кергән. Без ничек булганын белмибез дә. Аның янында булган егетләр «ашыгыч ярдәм» чакырган. 1 сәгать көткәннәр. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче, энем үлгән. Үлем турындагы таныклыкта «травматик шоктан үлгән» диелгән. Аның кабыргалары, умыртка баганасы сынып беткән. Тәгәрмәч битенә туры килмәгән, битенә зыян килмәгән иде, – дип сөйләде мәрхүмнең абыйсы.

Рамил Фәрраховның туганнарына сишәмбе көнне хәбәр иткәннәр. «Мин башта ышанмадым. «Ничек инде? Шаяртудыр», – дидем. Әле дә аңгы-миңге хәлдә йөрим. Ул хәбәрне ишеткәч, әни егылган. Ул гел аның кырында булды, төпчек бала бит. Мин 18 тулуга чыгып киттем, ә ул гел янында булды.

Энемнең мәетен тиз генә алып кайтып та булмады. Шимбә көнне генә җирләдек. Әлегә бер кеше дә берни дә әйтми. Самарада эш ачканнар, әле тикшерү бара, – диде ул.

Рамил Фәрраховның махсус хәрби операциягә китү турында уйлары да булган. «3 баланы калдырып, ничек китәсең?» – дидем. Калырга үгетләдем. Аннан ул үзе дә кире уйлады. Хәзер үземне дә битәрлим. Киткән булса, әйбәтрәк булыр иде, дип тә уйлыйм инде. Ул үзе бик тыныч кеше иде, артык сүз сөйләшмәде. Сорасаң җавап бирә, сорамасаң – артыгын әйтми. Мин урамдагы бөтен кеше белән сөйләшеп китә алам, ә ул бик тыныч булды», – дип сөйләде Рәдис Фәррахов.

Рәдис абый – II группа инвалид. Ул йөрәгенә авыр операция кичергән. Аның йөрәк зәгыйфьлеге булган. Ковид вакытында ике яклы үпкә ялкынсынуы хәлен тагын да авырайта. 10 көн табиблар аның гомере өчен көрәшкән.

Мин комага киткәнмен. Табибларга рәхмәт инде. Миңа тимер клапан куйдылар. Хәзер миннән бернинди файда юк, шуңа, әти-әнине кем карар, дип тә борчылам. Мин аларга ярдәм итә алмыйм, авырлык кына китерә алам. Мин сәламәт кеше кебек йөри дә алмыйм, тын кысыла башлый. Эшли алмыйм, миннән бер файда юк. Чирләгәнче капкалар ясап йөри идем. Йөрәге чирле кеше кемгә кирәк, эшкә алмыйлар, – дип сөйләде ул үз тарихын.

«Үз кулы белән төзегән йорты да күз алдында»

Нигез йортта калган Рамил Фәррахов тора-бара үзе йорт салып чыккан. Йортлар бер участокта урнашкан, аралары да бик якын гына икән. Мәрхүмнең әнисе Фәнисә апа: «Балам тәрәзәдән карап торган кебек», – дип өзгәләнде.

Тәрәзәдән йортына күз төшкән саен авыр. Ул әле дә тәрәзәдән карап тора сыман. Кич телевизорны кушса, уты күренә иде. «Кайтты, телевизор карый», – дип уйлый идем. Уты сүнгәч, «ятты» дип уйлый идем. Рамил Чаллыда да яшәп алды, тик авылга кайтты, шәһәрне яратмады, үз йортын салып чыкты. Тәкъдир, дибез, тик ышанып булмый бит. Нишләп безнең бала белән булды бу хәл, дибез.

Һәр иртәне, догалар укып, эшенә озата, кичен баскычка утырып каршы ала идем. Соңгы арада соңга калып та кайтты. Чәчү алдыннан эше күп булды. Үзе дә: «Әни, эш күп», – дип торды. Бик эшчән, тыныч иде, – дип, күз яше аша сөйләде ана кеше.

Фәнисә апа улын соңгы тапкыр күргән дүшәмбе иртәсен искә алды.

Соңгы көнендә дә иртән озатып калдым. «Без әле төнлә генә китәбез», – дигән иде. Ул телефонда статуслар урнаштырып бара иде. Берсендә машинада китеп бара. «Улым, киттегезме әллә?» – дип шалтыраттым. «Әни, киттек», – диде. «Исән-сау йөрегез», – дидем. Аннан: «Барып җиткәч шалтырат», – дип язып җибәрдем. Кич буе көттем. Юк. Соң гына барып җиткән дә, эшләгәндер инде, дип уйладым. Иртән дә хәбәре юк иде. Шунда борчыла, нидер булган, дип сизенә башладым. Төш вакытында безгә килеп әйттеләр...

4 көн гәүдәсен көттек. Авыл зиратында, үзебезнең туганнар рәтендә җирләдек. Улым янында үземә урын алырмын дип торам. Бик авыр кайгы, Аллаһы Тәгалә бала хәсрәтен беркемгә дә күрсәтмәсен. Барысы да күз алдымда. Үз кулы белән төзегән йорты да күз алдында бит. Олы улым өчен яшәргә, дим инде.

Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, түземлек сорыйм да, тик түзүе авыр икән. Түзелде, уколлар белән торам инде. Авылдагы шәфкать туташлары гел янда торды. Рәхмәт аларга, игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Көн саен догалар укыйм. Төшемә дә керми шул. Тыныч ятсын балам, – дип теләде ана.

«Рамил егылып төшкән, ә комбайн аның өстеннән узган»

Рамил әфәнде – 3 бала әтисе. Тормыш иптәше Айсылу ханым белән алар 15 ел бергә яшәгәннәр. Соңгы елда аерылышкан булсалар да, мөнәсәбәтләре әйбәт булган. Алар да авылда яши. Ял көнне кичен ул балалары янына килгән булган.

«Олы балага 17 яшь була, ә игезәкләргә – 14. Балаларга авыр. Без аерылышкан булсак та, гел бергә булдык, бөтен проблемаларны бергә хәл иттек. Ул бик тыныч, ярдәмчел иде, беркемнең проблемасына битараф калмый иде, булдыра алганча ярдәм итәргә тырышты», – дип искә алды Айсылу ханым.

Аның сүзләренчә, экспертиза нәтиҗәләре Казаннан кайтмыйча, беркем, берни әйтә алмый. Ул Чаллыга барып та караган, тик әле көтәргә кирәклеген әйткәннәр. Ул бу хәлнең ничек килеп чыкканын сөйләде.

Бу хәл машиналар паркында булган. Комбайнны кабызганнар. Рамилнең шундый гадәте бар иде: ул капотны ача да, басып, двигатель эшләгәнне тыңлап тора. Руль артындагы егеткә: «Скоростька тыгып, бераз алга биреп кара», – дигән. Комбайн кисәк кенә сикереп куйган. Шул арада Рамил егылып төшкән, ә комбайн аның өстеннән узган. Барысы да 1 секундта булган диярлек. Аның егылып төшкәнен күрми дә калганнар, – дип сөйләде ул.

Гаиләсенә үлеме турында сишәмбе көнне әйткәннәр. Чәршәмбе көнне иртәнге 3тә алар Самарага юл тоткан. «Без иртән барып җиттек, тик ул көнне гәүдәсен бирмәделәр. Пәнҗешәмбе көнне генә алдык. Чаллыдан килгән катафалк белән алып кайттык. Авылда җирләдек. Барлык чыгымнарны ул эшләгән оешма үз өстенә алды. Юл, Самарада куну, җирләү – барысын да. Рамил ул оешмада 10 елга якын эшли иде инде», – дип сөйләде ул.

Мәрхүмнең якыннары, дуслары, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын!