ru24.pro
Intertat.ru
Май
2024

Данир Сабировны Кавказда «кыздырганнар»: «Кызлар чиный, Раушан мәрткә китте...»

0

Данир Сабиров тормыш иптәше Миләүшә белән ялга киткән. Тагын Төркиягәдер, диярсез. Юк, бу юлы таулар карарга, Кавказга юнәлгәннәр. Җырчы бөтен күргәннәре, хис-кичерешләре белән «ВКонтакте» челтәрендәге төркемендә бүлешеп барырга сүз бирде.

«Киң Русиябезнең Кавказ якларында урнашкан Дагыстан Республикасының башкаласы Махачкала шәһәренә килеп, машинада 3 сәгать таулар аша барасы җиребезгә килеп җиттек. Кавказга килгәндә, 2 ел элек Кабардино-Балкария Республикасында урнашкан Европаның иң биек Эльбрус тавы башына менгән идем. Бу юлы тауга менмим, ә бары мондагы мохит белән танышасым килә. Кем әйтмешли, күп яшәгән белми, күп күргән белә.

Кызык дисәгез, сәяхәтем маҗараларын сезгә дә күрсәтәм. Ну, сез беләсез, миңа обратный связь кирәк, шуңа кәминтарияләрдә «Данир, давай, безгә дә күрсәт» дигән җылы сүзләрегезне көтеп калам», – дип язды ул. Шулай ук Кавказга сәяхәт турындагы язмаларының беренче бүлегендә Данир Сабиров «Норд Винд» ширкәте очкычында кирәкле мәгълүматны татар телендә игълан итүләре турында «алдан яздырылган әзер запись булса да, күңелгә май булып ятты» дип, бик сөенеп сөйләгән иде.

Данир үзләре яшәчәк йорт урнашкан тау башына ни рәвешле менеп җиткәннәрен дә, үз стилендә, бик кызык итеп тасвирлап биргән.

«Без өч пар килдек. Һәрберсе үзенең бертуган хатыны белән. Кавказ халкы, белгәнебезчә, бик кызу халык. Вәт машинада йөреп тә куялар монда. Боларга юл кагыйдәләре бозар өчен генә кирәк бугай. Вәт күрсәтте безнең шофер Мага таулар арасыннан йөреп!

Америка таулары бер читтә торсын. Кызлар чиный, мин бөтен белгәннәремне укыйм, Раушан мәрткә китте, ә Зөлфәтнең бер чәче дә калмады.

Аллаһка шөкер, 3 сәгатьтән Гунип авылына килеп, мөлаем Гөлсем апаның йортына урнаштык. Биредә күп халык үз йортларын арендага биреп тормыш алып бара икән.

Менә әлегә шушылар, барысы да тәртиптә. Һәрберсе үз хатыны белән йоклап, уянып киләбез. Дәвамы, минем кәефем булса, сезнең «поддержка» булса, булыр», – дигән артист.