Илһам Шакировның туган төбәгенә моңсу сәяхәт: исемсез клуб, чишмә һәм эшләмәгән музей
2 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары Илһам Шакировның туган ягы – Тукай районы Яңа Бүләк авылында концерт куйды. Концертта быел җырчының 90 еллыгы уңаеннан узачак чараларга старт бирелде. Казаннан Илһам абыйның туган төбәгенә кайтучылар арасында «Интертат» журналисты Зөлфия Шәвәлиева да бар иде.