Татарстанда торак йортта янгында пенсионер хатын пешкән
Татарстан Тукай районында торак йортта янгында пенсионер хатынның аркасы пешкән. Янгын бүген Бәткә авылында, ике катлы торак йортның беренче катындагы фатирда булган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгында 88 яшьлек хатын-кызның аркасы пешкән.
Янгын электр җиһазын техник файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.