ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Новости за 21.11.2024

«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең IV сезоны башланды

Tatar-inform.tatar 

«Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесенең IV сезоны башланды.Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе белән конкурста катнашырга чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Төмән өлкәсендә татар яшьләре форумы булды

Tatar-inform.tatar 

Төмән өлкәсенең татар яшьләре форумы узды. Ул «Яшь буын» оешмасының 25 еллык юбилее уңаеннан үткәрелде. Анда Бөтендөнья татар яшьләре форумының сүзчесе Амил Нур катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда бик җылы һава торышыннан соң салкыннар башлана

Tatar-inform.tatar 

Якын көннәрдә Татарстанда бик җылы һава торышы көтелә, әмма киләсе атна башында температураның төшүе фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

КФУда күренекле тел галиме Фәрит Йосыповның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Йосыповның 85 яшьлек юбилей кичәсе булды. Юбилярны котларга фән һәм мәдәният эшлеклеләре, хезмәттәшләре, шәкертләре, министрлык вәкилләре, югары уку йорты җитәкчеләре килгән иде.

Читать дальше...

28 ноябрьдә Үзәк банк яңартылган 1000 сумлык купюра өчен символлар турында фикер алышачак

Tatar-inform.tatar 

28 ноябрьдә Россия Үзәк банкы Консультатив совет утырышында Идел буе федераль округына багышланган 1 мең сумлык банкнотаның икенче ягы өчен символлар турында фикер алышачак. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Томск өлкәсендә сәүдәгәр Кәрим бай утарына экскурсиягә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

Томскида икенче гильдия сәүдәгәре Кәрим бай утарына экскурсиягә чакыралар. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендә «Томск татар мәдәнияте үзәге» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Азәрбайҗан тарихчысы Бакудагы беренче татар актрисалары турында: Аларга янаулар булган

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты уздырган фәнни-гамәли конференциядә Азәрбайҗаннан тарих фәннәре докторы, профессор Севиндж Алиева катнашты. Ул XX-XXI гасырда Азәрбайҗан мәгариф, мәдәният һәм фән системасында татар хатын-кызларының роле дигән темага чыгыш ясады. Театр дөньясына һәм укытучылыкка ул аерым тукталды.

Читать дальше...

Татарстанның Менделеевск районында туган хәрбине Жуков медале белән бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Менделеевск районыннан Вадя кушаматлы хәрби хезмәткәр Россия Президенты Владимир Путин карары белән дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа Жуков медале тапшырылды.

Читать дальше...

Татарстан Иделне савыктыруга 18 млрд сумнан артык акча юнәлтте

Tatar-inform.tatar 

«Экология» илкүләм проекты буенча Татарстанда 21,6 млрд сумлык 30 чара үткәрелгән. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм яңа проектны эшләтеп җибәрүгә әзерлек турында сөйләде.

Читать дальше...

Тарихчы бишек җырлары турында: Бары тик татарда баланы тууга белем алырга «җибәрәләр»

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Төрки-мөселман дөньясында хатын-кыз: үткәннән – хәзергегә» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уза. Тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова XIX-XX гасырларда татарларда бала караучыларның роле һәм аларга карата мөнәсәбәт турында чыгыш ясады.

Читать дальше...

Казанда Россиянең иң зур поликлиникаларының берсен төзеп бетерәләр

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Салават күпере» микрорайонында поликлиника төзелеше ахырына якынлаша. Мәйданы 11,8 мең квадрат метрдан артык булган өч катлы бина шәһәрдә беренчел звеноның иң зур медицина учреждениесе һәм Россиядә иң зурларның берсе булачак. Бу хакта «Бердәм Россия» төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Халыкара җинаять суды Израиль премьеры Биньямин Нетаньяхуны кулга алуга ордер бирде

Tatar-inform.tatar 

Халыкара җинаять суды Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху һәм республиканың саклану министры Йоав Галантны кулга алуга ордер бирде. Бу хакта ТАСС суд карарына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Узнать всё о приобретаемом товаре нурлатцы могут в приложении «Честный знак»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нурлатский филиал ФБУЗ «Центр гигиены и эпидемиологии в Республике Татарстан (Татарстан)» рассказывает о приложении «ЧЕСТНЫЙ ЗНАК»: возможности контроля товаров потребителем.

История села Клачи

Tatobzor.ru (Казань) 

Клачи (Колачы авылы) — село в Арском районе Республики Татарстан, в составе Среднеатынского сельского поселения, находится в бассейне реки Красная, в 15 км к западу от районного центра — города Арска. История происхождения села Клачи | Колачы авылы тарихы. Село… Далее

Конституция мәхкәмәсе: контрактчылар гаскәрдән бары тик 65 яшьтән генә китә ала

Azatliq.org 

Мобилизациягә кадәр бу яшь чикләве - 50 яшь иде. Әмма контрактын мобилизациягә кадәр төзегәннәрне дә хәрби хезмәттән 65 яше тулгач кына азат итәчәкләр. Ә офицерларны - 70 яшьләрендә генә.

Казанда «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестиваленең гала-концерты булды

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концерты булды. Фестиваль өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә иҗат ителгән 50дән артык яңа әсәрләр яңгырады. Алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгында урын алган.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе татарстанлыларга шторм кисәтүе вакытында иминлек чаралары турында искә төшерде.

Читать дальше...