Миңнеханов Аушевка «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды
Пәнҗешәмбе, 28 ноябрьдә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт, хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзы Герое Руслан Аушев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Иҗтимагый эшчәнлек, патриотик тәрбия, дөньядагы вәзгыять мәсьәләләре турында фикер алыштылар, башка темаларга тукталдылар», - диелә хәбәрдә.
Очрашу кысаларында Миңнеханов Аушевны «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Аушевка бүләк «ветераннар хәрәкәтен үстерүгә һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән зур өлеше һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен» тапшырылды, дип билгеләп үтелә. Аушевны бүләкләү инициативасы белән Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннары чыккан. Әлеге инициативаны Татарстан Рәисе хуплаган.
Очрашуда шулай ук ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.