ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Актанышта тарихчы-язучы Вахит Имамовка багышланган методик кабинет ачылды

0

Актаныш районы үзенең талантлы улын олылый. Габдулла Тукай премиясе лауреаты, тарихчы-язучы Вахит Имамовка багышлап, Актанышның беренче мәктәбендә методик кабинет ачылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Әлеге истәлекле чарада якташыбыз Вахит Имамов үзе дә катнашты. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Чаллы Язучылар берлеге җитәкчеләре, танылган әдәбият вәкилләре, әдипләр белән кунакка кайтты.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Вахит Имамовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан зур әдәби-сәнгать кичә дә үткәрелде.