ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 44 зур автобус тапшырды

0

Бүген Чаллыда зур зәңгәр автобусларны тантаналы шартларда «Горкоммунхоз» балансына тапшырдылар. Шәһәр пассажир автопаркы зур класслы 44 заманча уңайлы машинага баеды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Республика җитәкчесе сәламләү сүзендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүнең сыйфаты бүген «иң мөһим мәсьәлә» булуын билгеләп үтте.

«Чаллыда җәмәгать транспортына бәйле проблемалар бар иде. Бүген бу бурыч «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә җитештерелгән заманча, сыйфатлы автобуслар ярдәмендә башкала, Чаллы һәм башка шәһәрләр өчен дә планлы, системалы рәвештә хәл ителә. Әлеге автобуслар Чаллы халкына уңайлыклар алып килер дип өметләнәм. Хәерле сәгатьтә!» - диде Миңнеханов.

Якын арада автобуслар тиешле теркәү процедуралары узачак һәм декабрь башында шәһәр маршрутларына чыгачак.

«Заманча, яхшы, җылы кырык дүрт автобус. Чаллыда яңа микрорайоннар барлыкка килде. Иртәгә яңа маршрут челтәре хакында фикер алышачакбыз. Ул яңартуга мохтаҗ», - диде, үз чиратында, Мәһдиев.

Мэр билгеләп үткәнчә, быелның башында Чаллы автопаркы федераль программа ярдәмендә 46 автобус белән тулыланган, бүген аңа тагын 44 машина өстәлде. «Нәтиҗәдә, быел линиядә 90 яңа автобус эшләячәк», - диде ул.

Наил Мәһдиев республика тарафыннан ярдәм күрсәтелгән өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. «Автобуслар 50х50 лизингы буенча алынды. Шәһәр дә, республика да 50шәр процент түләячәк. Рөстәм Нургалиевич тырышлыгы белән шундый карар кабул ителде. Финанс йөкләмәсенең яртысын республика үз өстенә алды, - дип ачыклык кертте ул. – Һәм, һичшиксез, Россия Федерациясендә җәмәгать транспортын яңарту программасы өчен илкүләм лидерыбызга (РФ Президенты Владимир Путинга – Т-и иск.) зур рәхмәт».

Наил Мәһдиев сүзләренчә, Чаллыга барлыгы 3 миллиард сумлык 200 зур автобус кирәк. Бүген яңа тапшырылган автобусларны да исәпкә алып, шәһәрдә КАМАЗда җитештерелгән 135 автобус эшли. Сатып алынган автобусларның гомуми бәясе – 1 миллиард сум тирәсе.

«Һичшиксез, 1 миллиард сум – шәһәрнең 400 еллыгы уңаеннан Чаллыга бик яхшы бүләк. 2026 елда без беренче йөк автомобиле җитештерелә башлауның 50 еллыгын да билгеләп үтәчәкбез», - дип искәртте Мәһдиев.

Элегрәк, 2024 елның 13 февралендә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга «НЕФАЗ» маркалы яңа шәһәр автобуслары тапшырган иде. 17 февральдә «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе Чулман проспекты буенча 5нче - яңа маршрутка җәмәгать транспортын чыгарды.

Фотоларны Лилия Гатина тәкъдим итте.