ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Зөфәр Гаязов Путинга Казанда ошаган ризык турында сөйләде

0

БРИКС саммиты вакытында Казан рестораннарының берсенә рәсми булмаган форматта килгән чакта Россия Президенты Владимир Путин аеруча суган белән йомыркалы пәрәмәчне ошаткан. Ул аңа ике тапкыр заказ биргән. Бу хакта ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе юбилеен бәйрәм иткәндә оешма президенты Зөфәр Гаязов хәбәр итте.

«Безнең барлык рестораннар да БРИКС саммитына әзер иде. Дәүләт башлыклары Казан рестораннарына рәсми булмаган форматта да килде. Бу сервис югары дәрәҗәдә булу турында сөйли. Без Мәскәү Кремле туклану комбинаты белән дә эшләдек. Алар Татарстанда шулкадәр тәмле һәм үзенчәлекле ризыклар булыр дип көтмәгән. Бигрәк тә рус аш-суыннан саналган суган һәм йомыркалы пәрәмәч барысына да ошады, аңа Владимир Владимирович [Путин] хәтта ике тапкыр заказ бирде. Аның үзенчәлеге культуралар коллаборациясендә: камыры татар рецепты буенча, ә эчлеге рус рецепты буенча әзерләнгән», - дип сөйләде ул.