ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Тинчурин театры «Золотой Трезини-2024» халыкара премиясенең «Алтын диплом» иясе булды

0

Тинчурин театрының «Җилкәнсезләр» спектакле театрга «Алтын диплом» китергән.

«Спектакль «Золотой Трезини-2024» VII халыкара архитектура-дизайн премиясенең дипломанты булды һәм «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңү яулады», – дип хәбәр итә театрның матубгат үзәге.

  • «Җилкәнсезләр» спектакле Кәрим Тинчурин пьесасы буенча театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов тарафыннан куелган.
  • «Золотой Трезини» халыкара премиясе 2018 елдан бирле тапшырыла. Быел «Театраль декорация юнәлешендә тормышка ашырылган иң яхшы проект» номинациясендә җиңүгә Россиянең 23 проекты дәгъва кылды.