ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Динара Әхмәт: Әниләр марафонында социаль челтәрдә файдалы контент булдырасыбыз килә

0

7 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «АМАКС Сафар-отель» конференц-залында «Беренче татар әниләре форумы» була. Аны «Сөембикә» журналы редакциясе оештыра. Чарага Россиянең төрле төбәкләреннән «Әниләр марафоны»нда катнашкан 200дән артык әни киләчәк.

«Әниләр марафоны» – 2019 елдан башлап инстаграм социаль челтәрендә уздырыла торган проект. Гадәттә, ул Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрьдә башлана. Катнашучылар 21 көн дәвамында үз аккаунтларында көн саен билгеле бер тема буенча язма куеп баралар. Проектның максаты – социаль челтәрләрдә туган телебездә әниләр өчен файдалы контент булдыру», - диде проектның авторы, ике бала әнисе Динара Әхмәт «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, узган марафоннарда язылган язмаларны ВКонтакте социаль челтәрендә #әниләрмарафоны хештегы аша кереп укырга мөмкин.

«Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдә #Әниләрмарафоны хештегы белән 20 меңнән артык язма бар. Барлык язмалар да сакланып, яшь әниләр өчен әйтеп бетергесез файдалы киңәшче ролен үти. Быелгы марафонның төп үзенчәлеге – «Сөембикә» журналы редакциясе белән берлектә уздырылуы. Язмалар ВКонтакте социаль челтәрендә #әниләрмарафоны, #әниләрмарафоны2024, #әниләрмарафоны_сөембикәжурналы хештеглары ярдәмендә җыелып барды», - диде проект авторы.

«Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Алсу Шакирова «Татар әниләренең беренче форумы»на барлык биремнәрне үтәп, финалга узган әниләр җыелачагын әйтте. «Әниләр каршында экспертлар чыгыш ясаячак, алар әниләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Баланың физик һәм рухи сәламәтлегенә, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләргә, дини тәрбия бирү үзенчәлекләренә, әниләрнең ресурс халәтенә бәйле чыгышлар булачак», - дип аңлатты ул.

«Тагын шунысы куанычлы: марафонда катнашучы әниләрнең географиясе арта. Татарстан Республикасы район-шәһәрләрендә генә түгел, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче әниләребез туган телебезне үстерүдә үз өлешен кертә. Шулай ук катнашучыларның яше турында да әйтергә кирәк: яшь әниләрдән кала, өлкән яшьтәге, хәзерге көндә дәү әни, хәтта карт әби булган әниләрнең катнашуы да бик күркәм. Әйтик, Арча районыннан 1935 елгы Рәйхана апа Сәйфетдинова һәр биремгә ел саен матур видеолар төшереп, безне сөендереп тора», - дип өстәде Динара Әхмәт.

Быел да Рәйхана Сәйфетдинова катнашачак. «Ул барыбыз өчен дә бүләк булды. Өлкән яшьтәге катнашучыларның тәҗрибәсе, халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия серләре барлык әниләр өчен дә мөһим. Марафонда катнашкан әниләр бу чарага бик рәхмәтле, чөнки күбесенең татарча аралашу, хис-кичерешләрен кәгазьгә төшерү мөмкинлеге туа», - диде проект авторы.

«Язмалар барысы да туган телебездә, татар шрифты белән генә языла. Элек аккаунтларын бары тик рус телендә генә алып барган әниләр тулысынча татарча яза башлый. Башка еллардагы марафон тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әниләр алга таба да язудан туктамый. Милли тәрбия, туган телне саклау һәм үстерү, милләтебез киләчәген кайгыртырлык фикерләре белән уртаклашуны дәвам итеп, татар блогер-әни дәрәҗәсенә үсеп җитәләр», - диде марафон оештыручылары.