«Идел» конкурсында 23 яшьлек Уфа егете җиңүче булды
XIV «Идел» бәйгесендә Уфа сәнгать институты студенты, «Мирас» җыр һәм бию ансамбле хоры артисты 23 яшьлек Азамат Гобәйдуллин җиңүче булды. Аңа призны – таш һәм көмештән ясалган сынны тапшырдылар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән яшь профессиональ башкаручыларны җыя. Бәйгедә төрле елларда Кытай, Көньяк Корея, Латвия, Үзбәкстан, Мексика һәм башка илләр вәкилләре катнашты.
Конкурста 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге башкорт һәм татар телләрендә башкаручылар катнаша. Проектта халык музыкасыннан алып авторлык, академик һәм эстрада җырларына кадәр төрле жанрдагы музыка яңгырый.
Конкурс, традиция буенча, ике көн дәвам итте. Конкурсның беренче көнендә «Башкортостан» дәүләт концертлар залында ябык тыңлаулар узды. Икенче көнне исә зур бәйрәм концерты булды, биредә «Идел» фестивале лауреатлары бүләкләнде. Барлыгы 26 катнашучы конкурс лауреаты булды. Алар арасында шул исәптән Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укучы Кытай студенты Юй Цзюцзянь һәм Тольяттидан килгән дуэт – 13 яшьлек Данияр Бесаев белән 12 яшьлек Алия Ильясова бар.
Проектның жюри составында Башкортстан һәм Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләре Фәрзәнә Сәгыйтова, Флүрә Килдиярова, Зилә Сөнгатуллина, Вилдан Яруллин, Зөфәр Хәйретдинов, Урал Иделбаев, Рәфис Сирусин һәм Зилия Бәхтиева булды.