Татарстанда өч баланы машина белән таптатып үтергән хатын колониягә озатыла
Минзәлә район судында өч баланы таптатып үтергән Чаллыда яшәүче хатынга хөкем карары чыгарылды.
Агымдагы елның апрелендә Татарстан Минзәлә районының Югары Тәкермән һәм Түбән Тәкермән авыллары арасында Toyota Camry автомобиле белән идарә итүче 36 яшьлек хатын зур тизлектә юл кырыеннан барган өч баланы таптата.
Юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек, 10 яшьлек һәм 9 яшьлек малайлар урында ук үлә.
Суд хатын-кызны гаепле дип таныды һәм ул өч ел вакытын колония-поселениедә үткәрәчәк, шулай ук ул транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ике елга мәхрүм ителә.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.