ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге язылучыларын Әниләр көне белән котлады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-канал һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә үз сәхифәсенә язылучыларны Әниләр көне белән котлады һәм әлеге бәйрәм белән тәбрик итеп видеокотлау урнаштырды.

Республика җитәкчесе урнаштырган видеороликта хатын-кызлар баласы булачагын ничек белүләре һәм ана булуның нәрсә икәнлеген ни рәвешле аңлаулары хакында сөйли.

«Бүген – Әниләр көне. Әни булу – ул бик зур бәхет һәм даими хезмәт. Һәр кешенең тормышы әнидән башлана. Аның мәхәббәте – дөньяда иң ихлас һәм көчле ярату», - дип искәрткән ТР Рәисе.

«Әниләр көне белән котлыйм! Балаларыгызның уңышларына сөенеп, аларның кадер-хөрмәтен тоеп, сәламәтлектә, иминлектә яшәргә язсын!» - дигән теләкләрен җиткергән Рөстәм Миңнеханов.