ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30

Роман Вильфанд: Татарстанда аномаль җылы һава торышы киләсе атна уртасына кадәр саклана

0

Россиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек киләсе атна уртасына кадәр җылы һава торышы саклана. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Россия территориясендә киләсе атна уртасына кадәр салкын һава торышы көтелми», - дип искәртте метеоролог.

Синоптик сүзләренчә, Көнбатыш Себернең көньягын исәпкә алмаганда, «Россиянең бөтен территориясендә диярлек җылы һава торышы хакимлек итәчәк». Новосибирск, Омск һәм Томск өлкәләрендә салкын һава массалары үтеп керү сәбәпле температура нормадан түбәнрәк булса да, соңыннан анда да җылыта, дип ачыклык кертте ул.

Аерым алганда, Идел буе федераль округында «бөтен җирдә бик югары температура көтелә», Уралда да җылы булачак. Якшәмбе Көнбатыш Себер төбәкләрендә (әмма аның көньяк өлешендә түгел) температура нормадан – 16-20 градуска, Якутиядә 8-10 градуска югары булачак, дип искәртте Вильфанд.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда +6 градуска кадәр җылы булуы һәм көчле җил (тизлеге секундына 23 метрга кадәр) көтелә.