ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Композитор Алсу Абдуллина «Балаларга музыка» фестивалендә: Мондый проектлар бик кирәк

0

Композитор, концертмейстер Алсу Абдуллина фикеренчә, «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале композиторларга һәм иҗатчыларга аралашу, тәҗрибә алмашу өчен бик кирәкле проект.

«Композиторларның иҗатын күрсәтү мөһим. Әйтик, мин Олег Лундстрем исемендәге 16нчы музыка мәктәбендә эшлим, анда балалар эстрада хоры бар. Мин гел аларга әсәрләр язам. «Битва хоров» бәйгесендә дә катнаштык. Шагыйрә Зөләйха Камалова сүзләренә ике җыр яздым, беренче тапкыр ул фестивальдә татар телендә яңгырый. Бу проект композиторлар өчен дә бик кызыклы», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алсу Абдуллина фестивальне композиторлар өчен иҗатларын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек дип саный. «Композитор тамашачыга үз дөньясын күрсәтергә тели. Мондый проектлар коллегалар белән аралашу, укытучыларга, иҗат коллективлары җитәкчеләренә, иҗатчыларга тәҗрибә алмашу өчен дә бик кирәк», - дип өстәде ул.

Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концерты «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә булды.

«Балаларга музыка» фестивале өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә иҗат ителгән 50дән артык яңа әсәрләр яңгырады. Алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгында урын алган. Фестивальне оештыруда Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзалары Гөлнара Тимербулатова һәм Елена Анисимова җаваплы.

Фестиваль Татарстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия композиторлары һәм шагыйрьләре иҗат иткән балалар-яшүсмерләр академик вокал һәм хор музыкасын үстерүгә һәм популярлаштыруга, балалар музыка мәктәпләренең педагогик репертуарын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль «Балаларга музыка – Заманча композиторның иҗат остаханәсе» коллективы тарафыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте һәм «САФ» балалар үсешенә ярдәм итү үзәге ярдәме белән оештырылды.