ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

Казанда Россиянең иң зур поликлиникаларының берсен төзеп бетерәләр

0

Казанда «Салават күпере» микрорайонында поликлиника төзелеше ахырына якынлаша. Мәйданы 11,8 мең квадрат метрдан артык булган өч катлы бина шәһәрдә беренчел звеноның иң зур медицина учреждениесе һәм Россиядә иң зурларның берсе булачак. Бу хакта «Бердәм Россия» төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Поликлиника «Бердәм Россия» халык программасы кысаларында төзелә. Аны декабрьдә файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Бүген төзелеш мәйданчыгында бердәмроссиялеләрнең партия десанты булды, анда партиянең Казан җирле бүлеге секретаренең беренче урынбасары, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, Казанның 12нче хастаханәсе баш табибы Рамил Әхмәтов бар иде.

Медицина комплексы 60 мең кешегә — микрорайонның үзендә һәм якындагы территорияләрдә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтер дип көтелә. Биредә алар амбулатор-поликлиника ярдәменең тулы спектрын алачак.

Бинада өлкәннәр һәм балалар поликлиникалары, стационарлар, профилактик тикшерү зонасы, травмпункт, хатын-кызлар консультациясе, йогышлы авырулар бүлеге һәм ашыгыч ярдәм станциясе урнашачак. Шулай ук биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Поликлиника бер көндә 750 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Ул 500 өлкән кешене һәм 250 баланы кабул итә ала. Биредә педиатрлар, терапевтлар һәм тар профильле белгечләр эшләячәк.