ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Санкт-Петербургта «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак

0

8-10 ноябрьдә Санкт-Петербургта «Татарча диктант» Бөтендөнья белемнәрне тикшерү акциясе узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция дөнья буйлап сибелеп яшәгән татарларны берләштерү, әдәби татар телен белүгә карата кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теленә мәхәббәт уятуга юнәлдерелгән.

Быел Бөтендөнья акциясе тугызынчы тапкыр уза. Бүгенге көндә «Татарча диктант» - Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерергә мөмкинлек бирә торган акцияләрнең берсе. 2023 елда ул 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче ватандашларыбыз катнашында үтте.

Диктант «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында трансляцияләнәчәк. Төгәлрәк мәгълүматны http://diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри институты Мәгариф-мәдәният үзәге теләгән һәркемне 10 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Татар мәдәни үзәгендә узачак акциядә катнашырга чакыра. Адресы: Чайковский урамы, 24 (6 кат).

Диктант шулай ук «Мирас» Татар мәдәни үзәгендә һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе офисында да оештырыла.