ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Новости за 27.11.2024

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга тапшырылган яңа автобусларның фотосын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә бүген Чаллыга тапшырылган зур зәңгәр автобусларның фотосын урнаштырды.

Читать дальше...

Рәдиф Җамалетдинов: Казан университетының укыту программасына татар теле 1812 елда керә

Tatar-inform.tatar 

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган матбугат очрашуында татар теленең Казан университетында 1812 елда ук укытыла башлавын билгеләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга 44 зур автобус тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чаллыда зур зәңгәр автобусларны тантаналы шартларда «Горкоммунхоз» балансына тапшырдылар. Шәһәр пассажир автопаркы зур класслы 44 заманча уңайлы машинага баеды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Читать дальше...

Сәяхәтче Оскар Конюхов экспедиция яхтасы капитанына чәкчәк бүләк иткән

Tatar-inform.tatar 

Атаклы Федор Конюховның улы, сәяхәтче Оскар Конюхов Australis экспедиция яхтасы капитанына – Австралия кешесе Бенга Татарстанда әзерләнгән чәкчәк бүләк иткән. Татарстаннан һавада очучы Андрей Ермолаев шуңа игътибар юнәлткән.

Читать дальше...

Медиа: төбәктә туучылар саны аз булган Русия губернаторларын эшләреннән җибәрәчәкләр

Azatliq.org 

Хәзерге вакытта хөкүмәттә туучыларның гомуми коэффициентын исәпләү методикасы әзерлиләр, диелә. Шул ук вакытта губернаторлар кирәкле саннарга ничек ирешергә тиеш икәне әйтелми.

Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммитының зур уңышын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

Казандагы БРИКС саммиты зур уңыш белән узды. РФ Президенты Владимир Путин, Казахстанга сәфәре алдыннан, Россия белән Казахстан арасындагы үзара мөнәсәбәтләр турында «Казахстанская правда» газетасында чыккан мәкаләсендә шул хакта әйтте (мәкалә Кремль сайтында урнаштырылган).

Читать дальше...

Зөфәр Миргалимов Казан авиация заводы җитәкчесе итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Моңа кадәр Луховицкий авиация заводын җитәкләгән Зөфәр Миргалимов «Туполев» АҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры итеп билгеләнде. Бу хакта Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенең матбугат хезмәте Telegram-каналда хәбәр итә.

Читать дальше...

«Казанда Шәрык базары» фестивале кысаларында Каракалпакстан артистлары концерты булды

Tatar-inform.tatar 

3нче «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале – «Казанда Шәрык базары» кысаларында Каракалпакстан сәнгатькәрләре концерт тәкъдим итте. Чара Казанның «Пирамида» концертлар залында, Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасы мәдәнияте көннәрендә үтте. Мәртәбәле кунакларны һәм тамашачыларны фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сәламләде.

Читать дальше...

Татарстанда җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән, шофер һәм ике пассажир үлгән

Tatar-inform.tatar 

Кичә кичке сигезләр тирәсендә Чистай – Түбән Кама юлының 64нче километрында юл-транспорт һәлакәте булган. ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 14нче модельле «Лада»ның 40 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм FAW йөк автомобиле белән бәрелешкән.

Читать дальше...

Татарстанда -6 градуска кадәр суыта, явым-төшем көтелми

Tatar-inform.tatar 

Чәршәмбе, 27 ноябрьдә, Татарстанда явым-төшем көтелми. Иртән бары тик урыны белән томан төшәргә һәм юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында.

Читать дальше...

Юный инспектор движения из Нурлата стал лауреатом Всероссийского конкурса «Звезда ЮИД»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В конкурсе приняли участие более 800 школьников со всей России. Илья Козлов из города Нурлат завоевал 1-е место в номинации «Слово ЮИД». Он учится в городской школе №2.

Бөтенроссия мөселман яшьләре слеты Арча районының Яңа Кырлай авылында була

Tatar-inform.tatar 

20-22 декабрьдә актив мөселман яшьләре Арча районының Яңа Кырлай авылында узачак Бөтенроссия мөселман яшьләре слетына җыела. Слетта яшь мөселманнар һәм мөслимәләр сәләтләрен ача, фикердәшләр табып, берләшә алачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан спортчылары йөзү буенча Россия кубогы ярышларында беренче урын алды

Tatar-inform.tatar 

21-26 ноябрьдә Санкт-Петербургта «Невская волна» су спорт төрләре үзәгендә йөзү буенча Россия чемпионаты булды. Анда Россиянең 70 тән артык төбәгеннән 900 гә якын спортчы катнашты. Казан спортчылары җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Кукмарада роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Кукмараның тарихи Бакыр тавында роллерлы чаңгыда йөрү өчен заманча трасса ачылды. Әлеге матур тантанага — спортның чаңгы төре белән кызыксынучыларны котларга район башлыгы Сергей Димитриев белән «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.

Читать дальше...

Инвалидлар декадасында Түбән Камада 200дән артык чара була

Tatar-inform.tatar 

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне узачак. Декада җәмәгатьчелек игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтүгә багышланган. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Сабада табиблар җенси юл белән йога торган авырулар һәм аларны булдырмау турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Саба район үзәк хастаханәсенең актлар залында өлкән сыйныф укучылары медицина учреждениесенең әйдәп баручы белгечләре белән очрашты. Бу хакта https://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...