ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024

Новости за 24.11.2024

Путин махсус операциядә катнашучыларның әҗәтен гамәлдән чыгару турындагы законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган закон нигезендә, махсус операциядә катнашучы кайбер хәрбиләрнең вакытында түләнмәгән 10 миллион сумга кадәр тәшкил иткән бурычларын гамәлдән чыгарачаклар.

Читать дальше...

Талия Миңнуллина: Казанда ел ахырына кадәр Кытайга виза бирә башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2024 ел ахырына кадәр Кытай Халык Республикасы Генераль консуллыгы каршында яңа консуллык бүлеге ачыла, ул Кытайга визалар бирә башлаячак. ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина II «РОСТКИ: Россия һәм Китай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Путин чайлдфрины пропагандалаган өчен 5 млн сумга кадәр штраф турындагы законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин имзалаган закон нигезендә, россиялеләрне чайлдфрины пропагандалаган өчен штрафка тарта башлаячаклар. Искәртеп узабыз, әлеге идеология бала табудан баш тартуны күздә тота.

Читать дальше...

Казанда Барда районының 100 еллыгы уңаеннан зур концерт узды

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Барда районы җирлегенең 100 еллыгына багышланган «Саумы, Казан – рухи башкала!» дип аталган зур концерт узды. Концертта Барда җирлегеннән чыккан танылган артистлар, төбәкнең үзешчән башкаручылары, биючеләре чыгыш ясады. Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Барда районы хакимияте берлегендә оештырылды.

Читать дальше...

Владимир Путин тупланма пенсия түләүнең көтелгән чорын арттырды

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин тупланма пенсия түләүнең көтелгән чорын 22,5 елга (270 ай) кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Роман Вильфанд: Татарстанда аномаль җылы һава торышы киләсе атна уртасына кадәр саклана

Tatar-inform.tatar 

Россиянең барлык төбәкләрендә дә диярлек киләсе атна уртасына кадәр җылы һава торышы саклана. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдәге язылучыларын Әниләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-канал һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә үз сәхифәсенә язылучыларны Әниләр көне белән котлады һәм әлеге бәйрәм белән тәбрик итеп видеокотлау урнаштырды.

Читать дальше...

Материнская любовь придает бойцам сил

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В специальной военной операции участвуют сразу трое мужчин Гульсины Тухватуллиной из Верхнего Нурлата – сыновья Динар и Ильнур, супруг Зинур.

Әгерҗе ЗАГС бүлегендә булачак әниләр белән түгәрәк өстәл үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

Әниләр көне уңаеннан Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә йөкле ханымнар белән түгәрәк өстәл оештырылды. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Равил Бадахшин ачып, булачак әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга хатын-кыз, әни бәхете теләде. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Миләүшә Ягъфәрова хәбәр итә.

Читать дальше...

Аксубайның Кече Сөнчәле авылы халкы махсус хәрби операциягә җибәрү өчен токмач әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

Аксубай районы Кече Сөнчәле авылы халкы махсус хәрби операция зонасына якташларына җибәрү өчен токмач әзерли. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...