ru24.pro
World News in Tatar
Июль
2022

Новости за 21.07.2022

Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында булган

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин җитәкчелегендәге комиссия булган. Мәктәп директоры Артур Галиәхмәтов бина буенча экскурсия үткәргән.

Читать дальше...

Курган өлкәсендә балаларга татар мәдәниятен өйрәтәләр

Tatar-inform.tatar 

Курган өлкәсенең Чүмләк ял һәм үсеш комплексында балалар өчен җәйге сменалар дәвам итә. Татар сменасында катнашучылар үз халкының мәдәниятен һәм үзенчәлекләрен өйрәнә башлады. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Бауман урамында бушлай концертлар сериясен Qaynar лабораториясе ача

Tatar-inform.tatar 

Июль һәм август айларында Казанның Бауман урамында Yummy Music лейблы резидентларыннан бушлай концертлар сериясе була. Аларның беренчесе 22 июльдә Qaynar лабораториясе концертыннан башлана.

Читать дальше...

Татарстанда ял көннәрендә кабат 30 градус эсселек көтелә

Tatar-inform.tatar 

Соңгы көннәрдә Татарстанда һава температурасының көндезге сәгатьләрдә +16..+26 градуска кадәр төшүе күзәтелә. Әмма киләсе ялларда ук хәл үзгәрәчәк, республикага кабат эссе һава торышы килә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Чиләбедә «Татар гаиләсе» бәйгесе уза

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсендә «Татар гаиләсе» дип аталган өлкә бәйгесе уза. Конкурс Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер тәкъдиме белән оештырылган Көньяк Уралның гражданлык инициативаларына ярдәм итү фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Белгеч җәй көне шәхси йорт тирәсендә башкару тыелган эшләр турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Җәй көне дача участогындагы активлыкның кайсыбер бер төрләре законсыз булып, алар өчен штраф салулары ихтимал. Бу турыда адвокат Елена Кудерко «Прайм» агентлыгына сөйләгән.

Читать дальше...

Апас районында хатын-кыз һәм бала һәлак булган авариядән соң җинаять эше ачылды

Tatar-inform.tatar 

Республиканың Апас районында хатын-кыз һәм бала үлгән юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча ачылган. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Быел Россиядә 30 миллион тонна ашлык җыеп алынган

Tatar-inform.tatar 

Россия авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре урып-җыю эшләре вакытында инде 30 миллион тонна ашлык җыеп алган. Узган ел белән чагыштырганда, уңыш чирек өлешкә күбрәк. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми Telegram-каналында хәбәр ителде. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

Шәйхразыев Казан мәдәният институты укытучылары белән Сабан туен оештыру турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген Казан дәүләт мәдәният институтында булды.

Читать дальше...

Русиянең асаба халыклары вәкилләре бәйсезлек турында сөйләшә башлады

Azatliq.org 

Америкада һәр ел, июльнең өченче атнасында Әсир милләтләр атнасы уза, Русияне деколонизацияләү яклы булган активистлар аның кысаларында "Әсир милләтләргә азатлык!" шигаре астында митинглар уздырмакчы.

АКШ чикләүләреннән Кытайның уйгырлар эзәрлекләнә торган Синҗан төбәгендә мамык җитештерү тармагы зыян күрә

Azatliq.org 

Дөньда иң кыйммәтле һәм сыйфатлы саналган Синҗан мамыгының һәр тоннасы 20 процентка арзанайды инде, һәм сатып алучылар мондый ташламалар белән дә бу чималны алырга ашыкмый диелә.

Денис Мантуров параллель импортның өлешчә гамәлдән чыгарылуы турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Хокук иясе ризалыгыннан башка кайбер товарларны чит илләрдән кертү тиздән гамәлдән чыгарылырга мөмкин, Россия җитештерүчеләренә шуңа әзерләнергә кирәк. Бу  турыда РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Пол Гобл: "Русия үзендәге милләтләрне ныграк репрессияләгән саен, читтәге агрессиясе дә арта"

Azatliq.org 

Элекке совет илләре белгече Пол Гобл Мәскәүнең Русиядә урыс булмаган халыкларны репрессияләве көчәйгән саен читтәге агрессиясе дә артуын аңлаган Көнбатыш ул халыкларга игътибарын арттыра дип белдерде.

Россиядә тәүлек эчендәге Covid-19 очраклары 1 майдагы иң югары күрсәткечкә якынлашты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирус инфекциясеннән авыручылар саны, хастаханәгә салу очраклары һәм үлүчеләр саны арта. Мәсәлән, узган тәүлек эчендә ачыкланган яңа пациентлар саны 1 майдан бирле максималь булды. Бу хакта федераль оперштабка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда җиңел автомобиль, микроавтобус белән бәрелешкәннән соң, юл билгесен аударган

Tatar-inform.tatar 

Авария бүген көндез Декабристлар һәм Гагарин урамнары чатында булган.

Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, биредә Deawoo автомобиле һәм Huyndai микроавтобусы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юл читенә чыккан һәм юл билгесен аударган.

«Авариядә Deawoo автомобиленең йөртүчесе зыян күргән. Табиблар аңа урында ук медицина ярдәме күрсәткән. Юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Уфада күрмәүчеләр өчен башкорт халык сәнгатенә багышланган кулланма нәшер ителгән

Tatar-inform.tatar 

Мәкәрим Төхвәтшин исемендәге сукырлар өчен Башкортстан республика махсус китапханәсе «Башкорт халык сәнгате: киез, бизәкле тула, вак кисәкләрдән чигү» дигән кулланма бастырып чыгарган. Китап Брайль кабарынкы-график шрифты белән нәшер ителгән һәм кабарынкы-график иллюстрацияләр белән тәэмин ителгән, дип хәбәр иттеләр китапханәдә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Читать дальше...