ru24.pro
World News
Май
2015

Котлыйбыз!

0

Әбием белән горурланып яшим

Табигатьтә яз хакимлек итә. Бар дөнья  яшеллеккә күмелә. Алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчәккә күмелгән бер мизгелдә 1940 нчы елның май аенда Ямаш авылында дөньяга аваз сала  минем кадерле әбием Зәкия Шакирова. Тормышның  сикәлтәле юлларын үтә-үтә, зур тормышка аяк баса ул. Язмыш аны Бирдебәк авылының Шәйхислам исемле егете белән таныштыра. Күп тә үтми, алар бергә кавышып авылда нигез корып яши башлыйлар. Тормышлары җиңел бирелми. Үзләренең тырышлыгы белән, иңне-иңгә куеп, берсе белән берсе киңәшләшеп йорт салып чыга алар. Бер-бер артлы ике кызлары, ике уллары дөньяга килә. Бабайны “Победа” колхозына механизатор итеп алалар. Үзен сынатмый, тырышып эшли ул. Ишеткәнемчә бабайга зур комбайн бирәләр. Ул шунда эшли башлый. Әбиебезне үзе янына комбайн ярдәмчесе итеп ала. Аннан, әбием фермага эшкә күчә: башта бозаулар карый, аннан үзенә сыерлар группасы бирәләр. Эшен җиренә җиткереп башкара. Әбиебез адресына хуҗалардан да гел мактау сүзләре генә ишетелә торган була. Аның хезмәтен бәялиләр. Күп мактау кәгазләренә лаек була ул. Исеме озак еллар буе почет тактасында тора. Хуҗалыкның отчет җыелышларында аның исемен еш мактап телгә алалар. Ике ел рәттән авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар. Аны республика, район югарылыгындагы Мактау кәгазьләре, “ХХV нче съезд ударнигы” билгесе, “Хезмәт даны” ордены, кыйммәтле келәмнәр, кул сәгатьләре белән бүләклиләр. Чыршы утлары да әбиебез хөрмәтенә кабына торган була. Шулай эштән тәм табып, тормышының  ямен тоеп яшәгәндә кайгы җиле хәбәр китерә. Бабаем әбиебезне 42 яшендә тол калдырып мәңгелеккә китеп бара. Бабай  иртән эшкә киткән җиреннән фаҗигале төстә вафат була. Үзенең дүрт баласын кочагына алып ялгыз кала әбиебез. Ул авыр булса да, сынмый, сыгылмый. Сабырлыгы белән ул күпләрне сокландырып яши. “Ничек тә тормышны алып барырга, балаларны кеше итәргә!”, дигән максатны куя. Фермада да эшен ташламый, йорт эшләренә дә җитешә. Әбигә үсә төшә кызлары-уллары йорт эшләренә булыша башлый. Тормыш әкрен генә шулай дәвам иткән. Менә әбиемә дә 75 ел тулды. Ходайның биргәненә бик шөкер, дип әбиебез хәзерге көннәренә сөенеп яши. Ул улы Рафис, килене Минзәрия белән төп нигезенең җылысын саклап, безне - өч оныкны үстерергә булышып, безне сөеп-яратып яшиләр. Әбиебез хәзер дә акыллы киңәшләрен бирә, безгә ярдәм итә әле, йортта мал-туарлар карашырга да  булыша.

Эльвира Җәббарова

Әлеге язма газетабызга басылыр алдыннан Зәкия әбинең балары исеменнән дә кияве Фирдүс һәм кызы Гөлшатның котлавы килеп иреште. Язмабызны  аларның тәбрикләү сүзләре белән дәвамлыйбыз:

"Кадерле әниебез! Без сиңа чиксез рәхмәтлебез. 4 баласы да синең алда башыбызны иябез. Рәхмәт сиңа безне кеше итеп зур тормыш юлына аяк бастырганың өчен. Укыган намазларың, кылган догаларың кабул булсын сине. Ходай сине сәламәтлектән  аермасын. Тормыш күгең  гел аяз булсын, йөзеңнән бер дә елмаю китмәсен.

Туган көнең алып килсен сиңа,

Бары сәламәтлек шатлыклар.

Безгә биргән йөрәк җылыларың,

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Күктә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтле без сиңа гомергә.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез  сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Балык бистәсендә яшәүче киявең  Фирдүс һәм кызың Гөлшат”, диелә әлеге котлауда.