ru24.pro
World News
Май
2015

Новости за 18.05.2015

Әлмәт ВИЧ-инфекция буенча икенче урында

«Әлмәт таңнары» 

Төбәктә ВИЧ-инфекция проблемасы һаман да киеренке булып кала бирә. Әлмәттә һәр атнаны диярлек ике-өч очрак ачыкланып тора. СПИД, алкоголизм, наркомания һәм тәмәке тартуны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында уйландырырлык байтак саннар китерелде.

Читать дальше...

Татарстан педофилы 17 ел төрмәдә утырачак

«Әлмәт таңнары» 

51 яшьлек ир бер хатын белән таныша. Һәм аның даими кунагына әверелә.

Бер елга якын хатын белән дуслашып йөргәч, ул бер көнне аның 12 яшьлек кызын көчли. Бу вакытта әни кеше өйдә булмый.

Бу хәл Нурлатта инде 2011 елда булган иде. Шушы көннәрдә педофилга карата жинаять эше ябылды. Суд аны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Лениногорскилылар пенсиясен Интернет аша рәсмиләштерә башлаган

«Заман сулышы» 

Апрельдә эшли башлаган әлеге хезмәттән биш лениногорскилы файдаланган, аларның гаризасы ун көн эчендә расланган. Билгеләүнең оперативлыгы пенсия эшенең әзер макетыннан файдалану нәтиҗәсендә мөмкин була. Элек гариза бирүче, яисә эш бирүче пенсия фондына барлык кирәкле документларны бирә, шуннан соң белгечләр пенсия хокукларын бәяли һәм макетын формалаштыра иде.

Читать дальше...

Музей көнендә - Җәлил күргәзмәсе

«Әлмәт таңнары» 

18 май көнне бөтен илдә Халыкара музейлар көнен билгеләп узалар.

Бүген әлеге уңайдан туган якны өйрәнү музеенда “Герой мәңге үлмәс” дип исемләнгән Муса Җәлилгә багышланган күргәзмә ачылды. Презентациягә шәһәр студентлары, Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге музей җитәкчеләре килгән иде.

Әлеге күчмә күргәзмә инде күп кенә шәһәрләрдә булган. Биредә герой-шагыйрьгә кагылышлы кызыклы гына фактлар, фотолар урын алган. Шулай ук легендар Моабит дәфтәрләрен дә күреп була. Күргәзмә 30 июньгә кадәр барачак. Читать дальше...