ru24.pro
World News
Май
2015

Зәй районының Аксар авылында фельдшерлар киңәште (фотолар)

0

Зәй районы  Аксар авылында республиканың төньяк-көнчыгыш районнары фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренең күчмә төбәк конференциясе үтте. Ул “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү” дигән темага оештырылды. Биредә ун районның авыл җирлекләрендә эшләүче фельдшерлары Аксар модульле  ФАПы эшчәнлеге үрнәгендә фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
- 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан ителде. Шуңа күрә, урыннарга чыгып, бу төр авыруларны профилактикалау эшчәнлеге буенча үзара тәҗрибә уртаклашу методларын көчәйтергә карар ителде. Соңгы елларда республика программасы буенча авылларда беренчел медецина ярдәме күрсәтүгә шартларны яхшырту максатында модульле ФАПлар күпләп сафка басты. Мәсәлән, Татарстанда барлыгы 1790 ФАП исәпләнә, шуларның 231е модульле заманча биналарда эшли. Аксар авыл җирлегендә дә 2012 елдан модульле ФАП халыкка хезмәт күрсәтә. Һичшиксез, заманча шартлар авыруларны дәвалауда, аларны күрсәтүгә каршы чаралар үткәрүдә зур роль уйный, - диде республика фельдшерлар советы рәисе Фәйрүзә Иделбаева.
 

Конференциядә шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә медицина профилактика үзәгенең кан басымын тикшереп тору өчен үз-үзеңне тикшерү көндәлеге әзерләве хәбәр ителде. Әлеге көндәлек алга таба фельдшерлар аша  һәр кешегә өләшенеп, анда көн саен кан басымын үлчәп-язып бару гамәлгә кертелә. Бу исә кеше табибка күренергә килгәндә  диагноз куярга, дәвалау курсын тиз арада билгеләргә ярдәм итәчәк.