Главные новости Воронежа
Воронеж
Июнь
2024

«Агач астында калды». 19 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән

0
«Агач астында калды». 19 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән

Воронеж шәһәрендә ауган агач астында калган 19 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

20 һәм 21 июньдә Воронежда көчле давыл була. Җил секундына 23 метр тизлек белән исә. Беренче көнне үк 27 агач ава.

Давыл котырган икенче көнне 19 яшьлек кыз өстенә шәһәр үзәгендә агач төшә. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен берничә көн көрәшә, ләкин ул вафат була.

«Гражданнарның иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.